Әлеге уен баланы кагыйдәләрне үтәргә өйрәтә
(кирәк вакытта качарга, тапканчы утырырга); күз алдына китерү сәләтен, вак моториканы үстерә һәм уңай хисләр тудыра. Балалар качышлы уйнарга бик яраталар бит!1нче ысул. Качышлы уенын оектан ясалган “сукыр тычкан” белән уйнарга мөмкин. Оекка күзләр тегәбез яисә ябыштырабыз һәм кулга киябез.
2нче ысул. Мендәр-юрганнан ясалган “оя”га бала үзе “сукыр тычкан” булып керә.
3нче ысул. Бармак уены.
Сукыр тычкан, йоклама!
Әйдә, качышлы уйна!
Тычкан ояга качкан.
Аны эзләргә барам.
Тычкан җирдә утыра?
Табып булмый беркайдан.
Ярты сәгать эзләдем,
Беркайда да күрмәдем.
Кайда тычкан? Чык бирегә!
Утырма качып җирдә!
Тычкан оядан дәште:
«Кысылдым мин, ая-яй-яй!
Оядан чыгып булмый!
Ярдәмгә кил син миңа,
Рәхмәт әйтәм мин сиңа!»
***
КОМПОТ
Әлеге уен ярдәмендә бала вак моториканы үстерә, шулай ук җиләк-җимешләрнең атамалары белән таныша.
1нче ысул. Бармак уены.
2нче ысул. Баланы юри уйнарга өйрәтеп була: курчак савытларда “компот пешерергә” һәм курчак-кунакларны авыз иттерергә.
Әни белән без бергә компот кайнатабыз.
Җимешләрне базардан бергә без алабыз.
Аларны су астында әйбәтләп юабыз.
Армут, чия, җир җиләге,
Балан, сырганак, кура,
Карлыган белән крыжовник,
Һәм ярты кило алма.
Әзер! Стаканга салдык!
Дәрес күңелле узсын!
Эчеп кара син компот!
Оялма! Тәмле булсын!
***
ҺАВА ШАРЫ
Уен кәефне күтәрә һәм вак моториканы үстерә.
Кечкенә шарым бар иде,
Бик зур түгел иде ул.
«Җир кадәр буласым килә», –
дип, Миңа серен ачты ул.
Шарым дә үсте, үсте,
Үсте, үсте
Әмма кинәт шартлады,
Каты тавыш чыгарды.
Минем кулымда менә
Бары койрыгы калды.
***
ДӘҮ ӘНИ БЕЛӘН
Уенда баланың ритмны тою һәм ике кулның да хәрәкәт координациясе үсә
.1нче ысул. Аш бүлмәсендә чын коймаклар пешереп уйнарга мөмкин.
Аш бүлмәсендә икәү –
Дәү әнием һәм үзем
Коймаклар пешерәбез,
“Әй, тәмле соң!” – диябез.
“Бер-ике, өч-дүрт”
Дип санап, тәлинкәгә тезәбез.
Әйдә, кушыл син безгә,
Коймак майлыйбыз бергә!
2нче ысул. Балага тозлы камырдан ничек сыннар әвәлисен күрсәтегез: бергә шар ясагыз, соңыннан, аны бер учка салып, икенчесе белән өстән суккалагыз һәм коймак ясагыз.
***
НӘНИ КОШЛАР
Шигырьне бала белән урамда кошларны ашатканда укыгыз. Алдан, җимне әзерләгәндә, балага кайсы ярманы яки орлыкларны алуыгызны әйтегез.