Кошларны салкын ел фасылында ашату нигә мөһим икәнен аңлатыгыз. Шулай итеп сез аның әйләнә-тирә якны күзаллавын киңәйтерсез, ягымлы булырга, табигатьне кайгыртырга өйрәтерсез һәм көшларның төрләре белән таныштырырсыз.
Дуслар белән ашатабыз
Нәни кошларыбызны.
Күгәрченнәр, чыпчыклар,
Сиртмә койрык, каргалар,
Безгә кунакка килегез!
Сезгә без җим бирербез.
***
КЕМ НИЧЕК СӨЙЛӘШӘ?
Әлеге бармак уены балада сөйләмне
һәм вак моториканы үстерүгә
юнәлтелгән.Сыйпасаң син сарыкны,
Ул сиңа “Бә-ә-ә!” – дияр.
Кәҗәгә су салып бир,
Ул сиңа “Мә-ә-ә!” – дияр.
Бирсәң үрдәккә суалчан.
«Бак-бак-бак!» булыр рәхмәте.
Бәбигә бирсәң бүләк, –
Ишетерсең син «Рәхмәт!»
Дуңгызның борынына бассаң,
“Мырык,” – дияр сиңа карап.
Күлдә чуртан тотсаң әгәр,
Аннан көтмә син җавап!
Ш-ш-ш!
***
БИШ ПЕСКӘЙ
Уен сөйләмне, вак моториканы һәм
команданы үтәргә өйрәнүне үстерүгә
юнәлтелгән.1нче ысул: чиратлашып һәр юл сан бармакларыбызны бегәбез.
2нче ысул: уенчык песи ярдәмендә уйныйбыз.
Бер кечкенә пескәй
Нәни тычканны тоткан.
Бу кечкенә пескәй
Сөт һәм каймакны эчкән.
Бу кечкенә пескәй.
“Мияу-мияу,” – дип йөргән.
Бу кечкенә пескәй
Көн буе шаярган,
Өй буйлап йөгереп йөргән.
һәм көчекне уяткан.
«Һау-һау-һау!» – дип өреп,
Көчек песи артыннан чапкан.
Ник торасыз?! Чабыгыз!
Тизрәк, тизрәк! Качыгыз!
***
ӨЧ
ДУҢГЫЗӘлеге бармак уены “Өч дуңгыз” әкиятен белгән балаларга кызыклы булачак. Ул күз алдына китерү, ике кулны хәрәкәтләндерү, вак моториканы, сөйләмне яхшырта (сүзлек составын “нык”, “ышанычлы”, “кирпеч” сүсләренә баета).
Өч дуңгыз, бүредән куркып,
Өйләренә таба чаба,
Кирпеч йортның ишеген,
Ныклы йозакка яба.
Бүрекәй тапмасын дип,
Аларны тотмасын дип,
Үткен тешле авызына.
Бер кабып йотмасын дип.
***
КУЯННАР ГАИЛӘСЕ