Әлеге уен барышында бала яшелчәләрнең атамаларын белә, координациягә(ике кулның да берьюлы хәрәкәтләнүенә) өйрәнә, вак һәм эре моториканы һәм сөйләмне
үстерә.Әти куянның
Дүрт малае бар,
Дүрт улы –
Дүрт куяны бар.
Бу куянкай – иң чиста,
Бу куянкай – иң җитез,
Бу куянкай – иң тапкыр,
Бу куянкай – иң батыр.
Әти куян һәм бәбиләр.
Бакчаларга килделәр,
Яшелчә кимерделәр.
Бер куянкай – сарымсакны,
Икенчесе – зур кабакны,
Өченчесе – чөгендерне,
Дүртенчесе – суганны.
Әти куян кәбестә ашаган,
Бакчалар бушап калган!
***
ТЫЛСЫМЛЫ ТАЯК
Бу уен шулай ук вак һәм эре моториканы, хәрәкәтләрнең координациясен һәм күз алдына китерү сәләтен яхшырту
өчен кулланыла.Кулга тылсымлы таяк алам,
Өч сихерле сүз әйтәм,
Таякны тиз-тиз әйләндерәм
Һәм төрле җәнлекләргә сезне әверелдерәм!
Мөгезебез кәҗәнеке сыман куркыныч,
Аяклар атныкы сыман җитез, Б
Колаклар куянныкы сыман озын.
Тырнаклар песинеке сыман очлы.
Энәләребез керпенеке сыман нәзек,
Канатларыбыз чыпчыкныкы сыман җиңел.
Тешләребез бүренеке сыман үткен. Бүре авызын “күрсәтәбез”: бер кул икенче кулның баш бармагын “йота” һәм чыгара.
Сырлар, сырлар – юлбарысныкы сыман. Тәндә бармаклар белән юллар сызабыз.
Жирафлар сыман – югарыга күтәреләбез. Аяк очына басып, кулларны югары күтәрәбез.
Тычканнар сыман – аска төшәбез. Чүгәлибез.
Без яхшы уйнадык,
Җәнлекләр булып кыландык. Як-якка айкалабыз, әйләнәбез һәм туктыйбыз.
Хәзер янә балалар булдык.
***
БИШ БАКА БАЛАСЫ
Уен вак маториканы һәм 1-5 кадәр санауны
үзләштерергә
ярдәм итә.1нче ысул. Бармаклар йодырыкка җыелган. Чиратлаштырып һәр бармакны турайтабыз.
2нче ысул. Һәр баканың хәрәкәтен кабатлыйбыз.
Бер бака баласы черкине тоткан,
Икенче бака «ба-ка-ка» дип җырлаган.
Ә өченчесе тирән күлгә чумган. Учларны тоташтырабыз һәм, чумган сыман, өскә-аска хәрәкәтләндерәбез.
Дүртенчесе яфракта йокыга талган.
Ә бишенче бака йокларга һич уйламый, Имән бармакны уңга-сулга йөртәбез яки башны “юк” дип хәрәкәтләндерәбез.
Сулыкларда сикерүдән бер дә туктамый. Тиз итеп учларны тезләргә сугабыз
***
ИКЕ ТАЯК (хәрәкәтләр)
Ике таяк белән уен ритм тою, охшатып хәрәкәт ясау, хәрәкәтнең координациясен үстерергә ярдәм итә. Бу уенда хәр катнашучыга ике каләм яки ике таяк кирәк була.
Ике таяк бик тә яраталар:
Тычкан сыман ояда шауларга,
Кошлар кебек түбәгә кунарга.
Куяннардай сыман җитез сикерергә,
Аяклар сыман тиз йөгерергә,
Мөгезләр кебек каты сөзәргә.
Каты яисә әкрен генә сугарга.
Кулларда тәгәрәргә,