Таган кебек, өскә менеп,
аска төшәргә.
Машинаны тәгәрәтергә,
Тәрәзәне ачып ябарга.
***
ТАСМА
Уен очен тасма кирәк була. Бу уен эре моториканы, хәрәкәтләрнең координациясен һәм күз алдына китерүне үстерергә ярдәм итә.
Тасмам елан сыман шуыша.
Кара, нинди могҗиза!
Шаян койрыгының очын
Син, әйдә, тотып кара!
Бергәләп бармаклардан.
Без боҗра ясыйбыз. Балага бармакларын боҗрага
Ул боҗрага, әлбәттә, тоташтырырга ярдәм итәбез.
Тасмабызны кертәбез.
Тасма ярдәмендә мин
Тигез түгәрәк ясыйм.
Ә хәзер яса, дустым,
Син дә түгәрәк сызым!
Балага үзебезнең яисә башка
тасманы бирәбез
һәм түгәрәкне ясарга ярдәм итәбез.
Син бу түгәрәккә кер,
Ләкин сак кына!
Ә аннан соң түгәрәктән
Чык җайлап кына.
Могҗизалы тасмаңнан.
Юл ясап бирәм сиңа.
Шул юл буйлап йөргәлә,
Аякны куй аякка.
Тасма шуарга теләми –
Күктә йөзү рәхәтрәк.
Гүя канатларың белән
Кагыйк әйдә бәргәләп.
***
БИЕ НӘНИ
Эттэ түдер түдәме,
Гармунчыгыз өйдәме?
Өйдә булса, килсен әле,
Биетеп китсен әле.
Биесен лә, биесен лә,
Биек тауга менсен лә,
Кызлар моңы сөйсен лә!
***
ҮСӘ-ҮСӘ ЗУР БУЛА
Үчти-үчти, үчтеки,
Үсмәгәнгә кечтеки,
Үскәчтен лә зур булыр,
Зур булгачтын туй булыр!
Үчтеки, үчтеки,
Үсмәгәнгә кечтеки,
Үсә-үсә зур булыр,
Бигрәк матур кыз (ул) булыр!
***
МАТУР СУЗЛӘР КАБАТЛА
Әйдә бергә кул чабабыз,
Чәп-чәп итеп уйныйбыз.
Аяклар белән атлыйбыз,
Дөп-дөп итеп йөрибез!
Матур сүзләр әйтеп кара,
Әннә-әннә диеп әйт,
Әттә-әттә дип кабатла,
Апа-апа диеп әйт!
Әббә-әббә дип кабатла,
Әби кибеткә бара,
Абый белән нәнигә
Тәмле кәнфитләр ала!
***
УЕНЧЫКЛАРГА БИШЕК ҖЫРЫ
Әлеге уен балага йоклар алдыннан уенчыкларын җыярга
һәм әкренләп ялга әзерләнергә
ярдәм итәр.Кояш батты, ай калыкты,
Йолдызлар балкып тора.
Уенчыкларны җыеп,
Кызым (улым) йокларга бара.
Курчакны әкрен тирбәтәм,
«Әлли-бәлли-бәлли-бәү»,
Тизрәк йом күзеңне,
Минем нәни гүзәлем.
Машиналар, шаярмагыз,
Моторны кабызмагыз.
Гаражга юл тотыгыз –
Төнлә шунда урыныгыз.
Шакмаклар тартмага бара,
Китап киштәдә тора.
Мин дә ятам йокларга
Яраткан караватка.