Вскоре после этого Модэ умер [в 174 г. до н. э.]. Сын его Гиюй был поставлен под наименованием Лаошан Шаньюя…»
№ 4
Сымя Цянь хуннар турында
Выдержки из труда Сыма Цяня «Исторические записки» на татарский язык переведены с уйгурского языка по изданию: Сыма Цянь. Тарихи хатирэлэр. Урумчи: Шинжан халык нэшрияты, 1989. с. 391–447.
Слово источнику:
«Хуннар тәзкирәсе.
Хуннарнын бабатары Шйаховши[67]
баталары булып, атар Чунвейләр[68] дип атата иде. Таң, Йу заманатарыннан элек атар (хуннар) тау руннары[69] Шйәнйун, Шунйу дип ататып, төньякта терлек асрап, күчеп йөреп яшәгәннәр. Матларның күпчелеге ат, сыер, сарык булып, дөя, коланнар (кыргый ат) исә атарнын сирәк терлекләре иде. Алар үлән, су артыннан күчеп йөргән, шәһәр вә даими тора торган урыннары юк иде. Игенчелек белән шөгыльләнмәгәннәр. Шулай булса да, һәркемнең үзенә хас жире бар иде. Язулары юк, әмер телдән бирелә иде. Бататары сарыкка атланып, жәядән атып, кошчык, тычкан аулыйлар иде. Бераз зуррак булгач, төлке, куян атып ризыкланалар иде. Яшь вә урта яшьләрдәге көчле ирләр укчы булып, атар тулысынча коратланган жайдаклар иде. Гадәттә, көтү көтеп, аучылык белән яшәгәннәр. Кирәк булганда, һәммәсе атка атланып, сугыш күнекмәләре булдырып, яучабулык белән шөгыльләнгәннәр. Атарнын табигате менә шундый иде. Атар еракка жәя, якынга кылыч кулланганнар, орыш унышлы булса, дәвам иткәннәр, унышсыз булса, чигенгәннәр. Чигенүне оят санамаганнар. Файданы күрсәләр, әдәпкагыйдәне онытканнар. Хан вә аксакалларыннан башлап түбәнгегә кадәр — һәммәсе мал итен ашап, тиредән кием тегеп кигәннәр. Йоннан япма, киездән палас ясыйлар иде. Малнын симезен көчлеләре, калганын карт-зәгыйфьләре ашаган, сәламәт, көчле адәмнәрне хөрмәтләп, карт, зәгыйфьләрне кимсетеләр иде. Атасы үлсә, углы — үги анасына, абыйсы үлсә, энесе — жингәсенә, энесе үлсә, абыйсы энесенен хатынына өйләнгәннәр. Атар гадәтенчә, исем генә кушканнар, фамилияләре булмаган.Шйа ханлыгында тәртип бозылып, Гун Лйу экин бәге[70]
дәрәжәсеннән мәхрүм булганнан соң, көнбатыш руннар арасына кереп, рун булып, Бин дигән жирдә торып калган. Шуннан сон 300-дән артык еллар үтеп, рун-дилар олы аксакал Дәнфуга һөжүм итте. Дәнфу Чи тавынын итәгенә качып китте. Бинлылар ана ияреп, шул җиргә барып урынлашканнар. Шуннан башлап Жов ханлыгының нигезе корыта башлады. Аннан сон 100-дән артык еллар үтеп, көнбатыштагы бәкләр бәге Җи Чаң Чвән Йиши өстенә һөжүм итте. Аннан сон ун елдан артык үтеп, Жов Ву Ван Жов өстенә һөжүм итеп, Лойи шәһәренә нигез салды. Сонрак тагын Фенчен, Хавчен шәһәрләрендә торып, чит кавем руннарны Жиншуй, Лошуй елгаларының төньягына сөргән. Атарга „дала ясакчылары“[71] дип исем биреп, вакыт-вакыт ясак алып торды. Шуннан ике йөздән артык еллар үткәннән соң, Жов ханлыгында тәртип бозылып, Жов Муван чвәнруннар өстенә һөжүм итеп, дүрт ак бүре, дүрт болан ганимәт алып кайтты, аннан соң чиктән ясак килмәде. Шунын белән Жов ханлыгында „Жәза дәстүре“[72] төзелеп (жәза кануны) кулланыла башлады. Жов Муваннан сон ике йөздән артык еллар үтте. Жов Йов Ван үзенен сөекле кече ханише Бавси аркасында Шен бәге белән ачуланышты. Ярсыган Шен бәге чвәнруннар белән берлектә Жов Йов Ванга һөжүм итеп вә аны Лишән тавы итәгендә үтереп, Жов ханлыгыннан Жйавху[73] күлен тартып алды. Шунын белән ул Жиншуй, Вейшуй елгалары арасына урнашып, Жов ханлыгына талау вә көч куллана башлады. Чин Шйангун Жов ханлыгын коткарганнан соң, Жов Пинван Фенчен вә Хавчен шәһәрләрен ташлап, көнчыгышка Лойи шәһәренә күчеп барды. Нәкъ шул вакытта Чин Шйангун руннар өстенә һөжүм итеп, аларны Чи вилаятенәчә куып барды. Шуннан башлап, Чин Шйангун бәкләр дәрәжәсенә күтәрелә. Аннан сон 65 ел үткәч, тау руннары Йән бәклеге аша үтеп, Чи бәклегенә һөжүм иткәннән сон, Чи Лигун[74] шәһәреннән чиггәрәк руннар белән сугышты, аннан сон 44 ел үтеп, тау руннары Йән бәклеге өстенә һөжүм иткәч, Йән бәклеге Чи бәклегеннән көчле ярдәм сорады. Чи Хвәнгун төньякка һөжүм итеп, тау руннары белән сугышты, тау руннары качты. Аннан 20-дән артык еллар үткәннән сон, рун-дилар Лойи шәһәренә килеп, Жов Шйанванга һөжүм итте. Жов Шйанван Жен бәклегенең Фәнчен[75] шәһәренә качып китте. Башта ук Жов Шйанван Жен бәклегенә һөжүм итү ниятендә иде. Шунын өчен рун-дилардан өйләнеп, ханиш ясап, ныгыды вә рун, ди гаскәрләре белән берлектә Жен бәкчеге өстенә һөжүм итте. Тиздән рун-дилик хатынын ханишлыктан чыгарды. Хатын мона риза булмады. Жов Шйанваннын үги анасы ханиш Хуйховнын Зи Дәй[76] исемле углы булып, ханиш Хуйховнын углы Зи Дәйне хан итеп кую теләге булганга, ул рун-диликханиши вә Зи Дәйләр белән эчке яктан берләшеп, рун-диларга юл ачып бирде. Нәтижәдә рун-дилар бәреп кереп, Жов Шйанванны тар-мар итеп, Зи Дәйне хан итеп куйды. Шунын белән руң-диларнын бер өлеше Лухунга урынлашып, көнчыгышта Вей бәкчегенә тоташты вә Жов ханлагына һәрвакыт һөжүм итеп торганнан, Жов ханлыгы рун-дилардан бөтенләй туеп бетте. Шунын өчен шагыйрьләр: