Тәнрикот Түмәннен Батур (Боду)[91]
исемле хан тәгине бар иде. Сонрак Тәнрикотнын сөекле алчисы[92] ана кече улын тудырганнан соң, Тәнрикот Батурны хан тәгин дәрәҗәсеннән калдырып, кече углын хан тәгин ясамакчы булды вә шул мөнәсәбәт белән Батур Йавчиларга амәнәт итеп җибәрелде. Батур Йавчи илендә амәнәт булып торганда, Түмән Йавчи иленә кинәт һөҗүм итте. Йавчилар Батурны үтермәкче булгач, Батур Йавчиларнын бер толпар атын урлап, үз иленә качып килде. Улынын батырлыгына гаҗәпләнгән Түмән аны 10000 җайдакка башлык итте. Батур сызгыра торган ук ясатып, үз җайдакларына мишеньгә ату күнекмәләрен булдыру өчен: „Минем сызгыра торган угым кай җиргә каратып атылса, һәммәгез шул җиргә атасыз, кем атмый икән, анын башы атыначак!“ — дип боерды, һәм дә ауга чыкканда сызгыра торган ук атылмастан элек ух атканнарның шунда ух башын атдырды. Бер вакыт Батур, үзенен толпар атын мишень итеп, сызгыра торган ук атты. Янындагылардан кайберләр атны атарга җөрьәт итмәгәч, Батур шунда ук атарнын башларын атдырды. Шуннан озак үтмәде, үзенен сөйгән хатынына каратып ук аткан да янындагылардан кайберләре бик куркып атарга җөрьәт итмәгәнлектән, Батур атарнын да башларын атды. Бераз вакыт үтеп, Батур янә ауга чыккач, Тәнрикотнын толпар атын мишень итеп сызгыра торган ук атты. Янындагы кешеләре дә атты. Аннан Батур үз тирәсендәге адәмнәрнең эшкә яраганлыгына ышанды. Сонрак атасы Түмән Тәнрикот белән бергә ауга чыгып, Түмәнгә каратып ук атты, янындагылар да сызгыра торган уклары белән ана кушылып, Тәнрикотны атып үтерделәр. Шуннан сон Батур үги әнисен, энесен һәм дә үзенә буйсынмаган вәзирләрне — барысын үтерде вә үзен Тәнрикот дип игълан итте.Батур тәхеткә утырган чакта Тунгуслар кодрәтле ил иде. Алар Батурнын атасын үтереп тәхеткә утырганын ишетеп, Түмәннән калган толпарны сорап, Батурга илче җибәрделәр. Батур тирә-юньдәге түрәләрне җыеп киңәш сорагач, түрәләре: „Толпар ат — ул хун иленен изге аты. Бирелмәсен“, — диделәр. Батур: „Күршебез булган илдән бер атны кызганабызмы?“ — диде вә атны тунгусларга бирде. Тунгуслар Батурны курыкканга исәпләп, озак үтмичә, Тәнрикотнын бер алчисын сорап, Батурга янә илче жибәрделәр. Батур түрәләреннән кинәш сорагач, ачар: „Тунгуслар әдәпсез, алчи сораганнар, ачарнын кирәген бирергә!“ — дип кычкырдылар. Батур исә: „Күршебез булган илдән бер аччины кызганабызмы?“ — дип, сөекле аччисын Тунгусларга бирде. Тунгуслар ханы тагын да масаеп, көнбатышка һөжүм иткән иде. Тунгуслар белән хуннарнын арасында 1000 чакрымга сузылган, бер кеше тормаган ташландык жир булып, һәр ике як менә шул жирнен ике тарафына постларны ясап, каравылларны куйды. Тунгуслар Батур Тәнрикотка илче жибәреп: „Сез, хуннар, безнен корачландырылган лагерьларыбыз ачдындагы ташландык буш жиргә аяк басмагыз. Ул жирне без ачабыз“, — дигәннәр. Батур түрәләрен жыеп янә кинәш сораган, түрәләрнең кайберләре: „Ул жирне без ташлаганбыз, аны бирсәк тә була, бирмәсәк тә була“, — диеште. Моны ишетеп ачуланган Батур: „Жир — дәүләтнең нигезе. Ни өчен жиребезне бирергә?!“ — диде вә жирне бирергә дип әйтүчеләрнең һәммәсенең башын ачдырды. Батур Тәнрикот сугышка жыенып, ил эчендә сугышка чыкмаганнарнын башлары ачыначагын белгертте. Шуның белән көнчыгышка — Тунгуслар өстенә һөжүм итте. Электән Батурны санга сукмаган Тунгусларның сугышка бернинди әзерлеге юк иде. Батур гаскәр белән килеп, Тунгуслар ханын тар-мар итеп, хачкын әсир, мач-мөлкәтен ганимәт итеп ачып киткән. Батур көнбатышка — Йавчилар өстенә һөжүм итеп, Йавчиларны сөреп чыгарды. Көньякта Луфән ханын, Хванхе елгасының көньягындагы Бәйан ханын үзенә буйсындырды. Чин Шихван дәверендә Мен Тйән хуннардан тартып ачган жирләрнен һәммәсе кайтарылып, елганын көньягында элеккеге чикне Хән хаканлыгы белән чик итеп, Жуна, Фуши дигән жирләргә кадәр җитте. Аннан Йән, Дәй вилаятьләренә һөжүм итте. Шул вакытта Хән гаскәрләре Шйан Йу белән сугышып, Хән сугышнын эчендә булганга, Батур көч табып, 300000-нән артык көчле гаскәргә башлык булган иде.
Хуннар Чунвейдән Түмәнгә кадәр булган мең еллар дәвамында кайчан үсеп, кайчан зәгыйфьләнеп, таркалып яшәп килгән иделәр. Аларнын шәжәрә-нәсәбнамәләрен белеп, төзеп булмый. Ләкин Батурга килгәндә, ул зур кодрәт табып, төньяктагы Тайпиләрне тулысынча буйсындырып, көньякта Хәнгә каршы торган иде. Менә шуннан сон, аларнын шәжәрә-нәсәбнамәләре, гамәлләре вә дәрәҗәләре беленеп хәтергә кереп калды.