Бу Хән хаканлыгы иле тынычланган, Хән бәге Хәншин Дәй вилаятенә бәк булып җибәрелгән, Майи шәһәре мәркәз ителгән вакыт иде. Зур көч белән һөҗүм иткән хуннар Майине камауга алгач, Хән бәге Хәншин хуннарга бирелгән иде. Хәншинне кулга алганнан соң, сугышчыларны көньякка җибәреп, Гәвжу тавын үтеп, Тәйвәнгә һөҗүм итү өчен Җинйанга барган. Хән хаканы Гавди үзе сугыш башлап, хуннарга каршы чыкканда, кышкы көчле суык, карбураннарга очрап, гаскәриләрнең уннан ике-өчесенен бармаклары өшеп артта калганнар. (Тәнрикот) Батур җинелгән сыман качып, Хән сугышчыларын үз артыннан ияртеп барган иде. Хән гаскәриләре Батурнын артыннан куып барды. Батур, сугышчан өлешләрен яшереп, үзен көчсез итеп күрсәтте, шуңа күрә Хән хаканы барлык көчләрен файдаланган иде. Хән сугышчыларының күпчелеге җәяүле булып, барлыгы 320000 кеше иде. Алар хуннарны төньякка куып һөжүм иткәннәр. Гавди үз өлешләреннән элек Пинчен шәһәренә килеп житкән иде. Анын жәяүле гаскәре килеп житкәнче, Батур 400000 көчле атлы гаскәр белән килеп Бәйден тавында Гавдины камап алды. Хән гаскәрләре тышкы яктан ярдәмнән өзелеп, эчке якта азыктазектән мәхрүм булып жиде көн торганнар. Хән гаскәрләрен саклап торган хун атлы гаскәренен көнбатышта ак атлар, көнчыгышты күк атлар, төньякта кара атлар, көньякта туры атлар иде. Гавди зур бүләкләр белән Тәнрикотнын алчисына илче жибәрде. Алчи Батурга: „Ике хөкемдар сугышмасын иде. Бүген Хән жирен алдыгыз, ләкин сез, Тәнрикот, барыбер бу җирдә тора алмыйсыз, анын өстенә, Хән хаканынын тәнресе бар. Тәнрикот, уйлап кара“, — дигән. Батурнын хән бәге Хәншиннын гаскәр башлыкларыннан Ван Хваң, Жавлиләр белән вәгъдәләшкән очрашу вакыты бар иде. Ләкин Ван Хван, Җавлиләр очрашуга килмәгәнлектән, Батур аларны Хән хаканы белән сөйләшкәннәр дип шикләнде. Шуна күрә, алчинын да сүзен исәпкә алып, камауның бер читен ачты. Гавди укчыларга: „һәммәгез жәяне тулысынча тарттырып, укны тышкы якка каратыгыз!“ — дип боерык биргән вә ачып бирелгән читтән туры чыгып, зур гаскәргә кушылды. Батур үз гаскәрләре белән кире борылды. Хән хаканлыгы да гаскәрләрен кайтарып, татулык килешүе төзү өчен Лйужинне хуннарга жибәргән.
Шуннан сон Хән бәге Хәншин, хуннарнын гаскәр башлыгы сыйфатында, Жавли, Ван Хванлар белән бергә солыхка каршы хәлдә, Дәйҗун, Йунжун в ил аятьләренә берничә мәртәбә бәреп кереп талаганнар. Күп тә үтмичә, Чин Ши баш күтәреп, Хән бәге Хәншин белән берләшеп, Дәйжунга һөжүм иткәч, Хән хаканлыгы аларга каршы Фән Квәйне жибәреп, Дәйжун, Йәнмен, Йунжун вилаятьләрен өязләре белән кайтарды, ләкин чиктән ары чыкмаган иде. Бу вакытта хуннарга Хән гаскәр башлыклары күачәп качып килеп буйсынганлыктан, Батур Дәйжуннын жирләренә һаман һөжүм итеп тора иде. Хән хаканлыгы борчу эчендә калды. Гавди янә Лйужинне жибәреп, хан затыннан булган бер ханәкәне (Кунчуйны) Тәнрикотка алчи итеп бирде, һәр елны Хун иленә мәгълүм микъдарда ефәк, хәтфә, аракы, дөге вә башка азык-төлекләрне жибәреп тора иде. Туганлашу аркылы карендәшлек килешүе төзелгәч, Батур үзен бераз тыеп тора. Сонрак Йән бәге Лувән баш күтәреп, үз төркемендәге берничә мен кеше белән хуннарга буйсынды вә һәрвакыт Шаңгунын көнчыгышын борчый торган булды.
Гавзу үлгәч, Хуйди[111]
хан ана Лутәйхов заманасында, Хән хаканлыгы хәзергә тыныч булганга, хуннар горурланып киткәннәр. Батур Тәнрикот Гавдинын ханишенә дорфа сүзләр белән язылган хат жибәрде. Ханиш Батурга каршы һөжүм итәргә теләсә дә, гаскәр башлыклары: „Хакан Гавди акыллы кеше булса да, ләкин Батур торган Пинчен шәһәрендә камауга төшкән иде“, — дип әйткәннәр. Шунын белән ханиш Лухов үз—үзен тыеп, хуннар белән янә туганлашкан.Хакан Венди тәхеткә утыру белән туганлашу эшен янарта башлый. Миладидән борын 177 елны (Вендинен өченче елнын бишенче ае) хуннарнын Ун Туг каны Хванхе елгасының көньягын басып ала. Шанжун вилаятенә басып кереп, чикләрен саклаган бәдәви ят кавемнәрне талап, халкын әсир иткән. Шуңа күрә хакан Венди баш вәзир Гвән Йингә ярлык биргән иде. Гвән Йин 85000 атлы гаскәр белән чыгып, Гавнуда Ун Туг кан белән сугышты. Ун Туг кан чиктән чыгып китә. Бу вакытта Венди Тәййвәнгә килгән иде, нәкъ шул чакта Жибей бәге (Лйу Шинжу) баш күтәргәч, Вейди башкалага кайтты. Шунын белән баш вәзир җитәкчелегендә хуннар белән сугышкан гаскәрне дә кайтарган.