Б.э.к. 166нчы елны (Хән хаканы Венди солтанат дәверенең 14нче елы) хун Тәнрикоты 140000 атлы гаскәр белән Жуна, Шйавгвәнләрне басып алды, Бейди вилаятенен Тутук бәге Сун Анны үтерде, күп халыкны вә аларнын мал-туарын алып китте. Аннан Пеңйанга барып, сугышчы өлешләрен Хуйжун[119]
сараена жибәреп, ана ут яндырган. Хун атлы разведчиклары Йунжув аймакындагы Гәнчвәнгә житте. Шунын белән Венди каруг бәге Жовше, ишек агасы Жанвуларны сәгун итеп, 1000 арбалы, 100000 атлы гаскәр жыеп, аларны Чаньәннен янына урынлаштырып, хуннарга каршы оборона әзерләде. Чан бәге Лучинне Шанжун вилаятенә, Нинбәге Вей Суны Бейди вилаятенә, Лунлу бәге Жузавны Луңши вилаятенә сәнгун итеп билгеләде, Дунйан[120] бәге Жан Шйанруны Чон сәнгунлегенә, Чен бәге Дуң Чине Алдичи сәнгунлегенә билгеләп, зур күләмдә арбалы, атлы гаскәрләр белән хуннарга һөжүм итә. Тәнрикот чик эчендә бер айдан артык торып кайтып китте. Хән гаскәрләре аны чиккә кадәр куып барып кайтканнар. Сугыш булмады. Тагын да горурланып киткән хуннар һәр елны чиккә бәреп кереп, күп халкын үтерде вә малларын ачып китте. Халыкны үтерү вә әсиргә ачу, мач-туарны, мөлкәтләрне тачап ачып китү күренеше, юлбасарлык та Йунжун, Лйавдунларда еш булып торды, Дәйжун вилаятендә 10000-нән артык адәм үтерелгән вә тачанган иде. Афәт эчендә качган Хән хаканлыгы янә илче аркылы хуннарга хат юллады. Тәнрикот та Тутун бәген жибәреп, жавап хаты юллады. Шунын белән татулашу эше кабат янартылган иде.М.б. 162нче елда (хакан Венди солтанат дәвере Ховйвәннен икенче елы) Хән хаканы Венди илче аркылы хуннарга жибәргән хатында: „Хакан хун олуг Тәнрикотына сәлам юллый. Тутун бәге Кутку Девчунан[121]
Нукәрбәк хән Лйавлар аркылы мина бүләк итеп жибәргән ике чабышкы ат килеп житте. Кабул итеп шат булдым. Элек булган хаканларнын килешүе буенча, Бөек Кытай диварының төньяктагы жәядән атучыларның салалары Тәнрикотка буйсынырга, Бөек Кытай диварының эчендәге бүрек киеп, билбау бәйләгән халык минем идарәмдә булырга тиеш иде. Халыкның хужалык эшләре, тегүчелек, аучылык белән шөгыльләнеп торуы, кием-салым, азыктөлекне әзерләү, ата-баладан аерылмау, патша-вәзирнен үзара тыныч булуы өчен ике якнын бер-беренә киртә ясамаулары лязем иде. Хәзер исә, бозык адәмнәр шәхси мәнфәгатьләрен кайгыртып, булган килешүгә каршы чыгып, солых шартнамәләрен бозып, гомум хачыкнын тәкъдирен онытып, ике хаканнын мөнәсәбәтләренә дошманлык хисе өстәгәннәр. Әмма бу — үткән эш. Хатларда: „Ике дәүләт татулаштык. Ике дәүләтнең хаканнары дус булдык. Шунын өчен хәрби хәрәкәтләребезне туктатып, гаскәрләребезне шунда ух кире кайтаруыбыз, озын-озак заманачаргача бәхетле яшәвебез, янадан тыныч тормыш булдыруыбыз лязем“, диелгән, мин бу тәкъдимнәрне шатланып кабул итәмен. Акыл ияләре берөзлексез янаны булдырырга, картларны тынычлыкта яшәтергә, бачачар тәрбия ачып үсәргә тиеш, һәммә кеше картайганчы тыныч-имин яшәсен. Мин вә Тәнрикотнын шушы юл буйлап баруыбыз, Тәнренен теләгенә буйсынып, хачыкны асрау, озак вакытларга бу юлда нык торуыбыз лязем. Шулай булганда гына илдә уңышлык була. Хән хаканлыгы белән Хун иле күрше, бердәй дәрәжәле дәүләтләр. Хуннар төньякка урнашкан. Климаты суык. Иртә суыта. Шунын өчен Тәнрикот жәнапләренә ак кукуруз, шәраб, ачтын-көмеш, төрле товар, ефәк, мамык вә башка әйберләр бирү турында түрәләремә ярлык бирдем, һәр елны билгеләнгән микъдар буенча жибәрелеп торыр. Бүген ил тыныч, халык шатланып яши. Мин вә Тәнрикоталарнын ататары булуыбыз лязем. Мин үткән эшләрне хәтерлим. Кайбер вак эшләр вә вәзирләрнен хаталары аркасында икебез арасында мөнәсәбәт бозылган иде. Аңлашылганча, күктәге кояш бер якны гына яктыртмас, жирнен кайбер районнарына гына карамас. Мин вә Тәнрикотнын үткән вак эшләрне онытып, тыныч вә хәтәрсез булган татулашудан гыйбарәт кин юл белән барып, үпкәләшүне ташлап, озак вакытка тынычлыкны алга сөреп, ике дәүләт хаткын бер гаилә бататары итүебез лязем. Эчкерсез халык, шулай ук түбәндә балык, югарыда очар кошлар, гомумән, аяклары белән йөргән, авызы белән сулыш алган хәшәрәтләр, суалчаннарга охшаш мәхлүкләрнен — һәммәсе дигәндәй, бәла-казадан котылып тыныч тормыш тели. Шуна күрә безнен мөнәсәбәтебез моннан сон дәвам итеп, чәчәк атар. Бу — илаһи канундыр. Ике якнын да эшләү ысулы үзгәртелер. Качып килгәннәр белән әсирләрне азат итәрмен. Тәнрикот жәнапләре Жанәр[122] турында сорашмасын. Кадими хаканнар эшләгән килешүгә каршылык ителмәс. Тәнрикот жәнапләре вәгъдәләрендә нык торсалар, ил тыныч булыр. Татулашудан сон Хән хаканлыгы беркайчан да берләшү килешүен бозмас. Тәнрикот жәнааләре карап торырлар“, — дип язган иде.Тәнрикот татулашу килешүе төзегәч, хакан Тәптиш бәккә: „Хун олуг Тәнрикоты мина язган хатта „Татулашу солыхы төзелде“, дигән. Качкыннарны кабул итүбелән хакын арттыра алмас, җирен кинәйтмәс. Моннан сон хуннар чик салаларына басып кермәс. Хәнлеләр дә чиктән ары чыкмас. Бүгенге берләшү килешүенә каршылык итүчеләргә үлем жәзасы бирелер. Бу озак вакытлы татулашуның ахыры яман булмас, ике якка да файдалы булыр. Мин кушылдым. Бу бөтен илгә белдерелсен!“ — дип, ярлык биргән.