Икенче елнын (м.б. 123 ел — хакан Вуди солтанат дәвере Йвәншонын азтынчы елы) язында Хән хаканы янә олы сәнгун Вей Чинне азты сәнгун һәм 100000-нән артык атлы гаскәр белән походка җибәрде. Алар янә Диншйаннан чыгып, 100 чакрым үтеп хуннар белән сугышканнар. Гомумән, дошманның 19000-нән артык кешесен үтергәннәр вә әсир азганнар. Әмма хән гаскәрләре дә ике сәнгун вә 2000-нән артык сугышчыны югазткан. Ун сәнгун Сужйән[129]
үз жанын көчкә саклап каза. Азтынчы сәнгун Йабгу Жавсун сугышта унышсызлыкка очрап, хуннарга бирелә. Жавсун, асылда, хуннарнын кече ханнарыннан берсе булып, Хәнгә буйсынган иде. Хән хаканлыгы аны Йабгу итеп билгеләгән. Ул азтынчы сәнгун булып, Ун сәнгун Сужйән гаскәрләренә кушылган булса да, аерым юл белән барган иде. Тәнрикот гаскәрләренә очрагач, барлык сугышчылары һәлак була. Йабгуны кулга азган Тәнрикот аны урынбасар итте. Үз сенелесен биреп, анын белән берлектә Хәнгә каршы торырлык план төзеде. Жавсун Тәнрикотка комлыкның төньягына чыгып, Хән гаскәрләрен үз артыннан азып барып азжытырга, аннан тар-мар итәргә, чиккә якын килмәскә кинәш итте. Тәнрикот анын планына кушылды. Киләсе елны хуннарнын 10000 атлы гаскәре Шангуга басып кереп, йөзләгән кешене үтергән иде.Икенче елнын (м.б. 121 ел — хакан венди солтанат дәвере Йвәншовнын икенче елы) язында Хән хаканлыгы Киран атлы гаскәри сәнгун Хочубин җитәкчелегендә 10000 атлы гаскәрне сугышка җибәрде. Хочубин Луншидән чыгып, Йәнжж[130]
тавын үтеп, 1000-нән артык чакрым алга китеп, хуннар белән сугышкан. Дошманның 18000-нән артык атлы гаскәре әсир алынды, үтерелде. Шутук каннын[131] табынган алтын идолын тартып алганнар. Шул елнын җәендә Киран атлы гаскәри сәнгун янә дуслашкан Гуңсун Ав белән берлектә берничә төмән атлы гаскәрне җитәкләп, Лунши, Бейди вилаятьләреннән чыгып, 2000 чакрым юл арасы узып, хуннар белән сугыштылар. Жүйәннән үтеп, Чалйән тавында һөҗүм итеп, хуннарнын 30000-нән артык кешесен үтерделәр вә әсир алдылар. Кече хан вә аннан түбән түрәләрдән 70 кеше кулга алынган иде. Шул вакытта хуннар да Дәйҗун, Йәнмен вилаятьләренә басып кереп, йөзләгән кешене үтерделәр вә алып киттеләр. Хән хаканлыгы Билгә түрә Жан Чйән вә сәнгун Ли Гванны сугышка җибәрде. Алар Йовбейпиннән чыгып, хуннарнын Сул Туг каны белән сугыштылар. Сул Туг кан Ли Гван сәнгунне 4000 кеше белән чолгап алгач, һәммәсе үлемнән чак кына котылдылар. Хуннар исә болардан күбрәк чыгым күргәннәр. Нәкъ шул вакытта Билгә түрә Жан Чйәннен ярдәмче гаскәрләре килеп җитеп, Ли Гван сәнгунне коткарып алдылар. Ләкин Хән гаскәрләре меңләп кеше югалтты. Бәк Киран атлы гаскәри сәнгун белән сөйләшенгән вакытыннан сон килгәч, Хән хаканлыгынын кануны буенча, Ли Гван Билгә түрә белән берлектә үлемгә хөкем ителде. Икесе дә акча түләп котылган булсалар да, гадәти гражданнарга әйләнгәннәр иде.Шул елнын көзендә Куншар кан, Шутук каннар җитәкчелегендәге көнбатыш тарафта Хән гаскәрләре ун меңләп кешене үтереп вә әсир итеп киткәнлеге өчен, ачуланган Тәнрикот атарны чакырып үтермәкче булган, куркудан кайгыга төшкән Куншар кан вә Шутук каннар киңәшләшеп, Хәнгә буйсынырга булдганнар. Хән хаканлыгы атарны каршы атырга Киран атлы гаскәри сәнгун Хочубинне җибәргән иде. Куншар кан Шутук канны үтереп, анын хаткын җитәкләп Хәнгә буйсына. Алар, гомумән, 40000 кеше булса да, 100000 кеше дип мактанган иде. Шулай итеп, Хән хаканлыгы Куншар канны буйсындыргач, Лунши, Бейди, Хешиларда хуннарнын һөҗүме әзәйде. Хуннардан тартып атынган Хенән (Хванхе елгасының көньягы), Шинчинҗунларга[132]
Гвәндүннән фәкыйрь халыклар күчерелеп урнаштырыла. Шул мөнәсәбәт белән Бейдине көнбатыштагы саклаучы гаскәрнең яртысы гына катды. Икенче елны хуннар Йовбейпин, Диншйанларнын һәрберенә ун мен атлы гаскәр белән басып кереп, меннән артык кешене үтереп вә атып киттеләр.