Майи вакыйгасыннан соң биш ел үткәч, көз көне Хән хаканлыгы дүрт сәнгунне, һәрберсенә 10000 атлы гаскәр биреп, сәүдә базарларына һөжүм итәргә җибәргән иде. Вейчин сәнгун Шангудан чыгып Лунчен шәһәренә барып, хуннардан 700 кешене үтереп, әсир ала. Гунсун Хе[125]
Йунжун вилаятеннән чыгып, һичнәрсәгә ирешә алмады. Гунсун Ав[126] Дәйжун вилаятеннән чыгып, хуннардан җиңелеп, 7000-нән артык кешене югалткан. Йәнменнән чыккан Ли Гван хуннардан җиңелеп, тереләй кулга эләкте. Сонрак качып котылып киткән иде. Хән хаканлыгы Гунсун Ав, Ли Гваннарны әсирлеккә ала. Гунсун Ав белән Ли Гван акча түләп котылган булсазар да, гадәти гражданнарга әйләнәләр. Шул елның кышында хуннар берничә мәртәбә чиктән бәреп кереп тазаганнар. Бигрәк тә Йуйан каты тазауга юлыкты. Хән хаканлыгы сәнгун Хән Әнгоны гаскәр белән Йуйанда тотып, хуннардан сакланды. Икенче елнын көзендә хуннар 20000 атлы гаскәр белән Хән хаканлыгына бәреп керә. Лйавши вилаятенен Куш бәген үтереп, ике меннән артык кешене азып китәләр. Хуннар янә Йуйанга барып, Йуйан гаскәреннән 1000-нән артык кешене яулап аздылар. Сәнгун Хән Әнго чолганышка эләгеп, 1000-нән артык атлы гаскәре кырылып бетте дип уйлаганда, Йән бәклегеннән ярдәмче гаскәр килеп, хуннар чолганышны бушатты. Хуннар янә Йәнменгә бәреп кереп, меңнән артык адәмне үтереп вә әсир итеп азып киткәннәр. Хән хаканлыгы Йәнменнән Вей Чин сәнгун җитәкчелегендә 30000 атлы гаскәр чыгарып, хуннар белән сугышты. Ли Ши[127] Дәйҗуннан чыгып, хуннарга каршы сугышып, дошманның ничә мен адәмен үтерә вә әсир итә. Икенче елны Вей Чин сәнгун янә көнбатышка һөжүм итеп, Йунжуннан Луншига барды. Хуннар Луфән, Бәйан ханнары белән Хванхе елгасының көньягында сугышып, дошманның ничә мен адәмен үтерде вә әсир азды. Миллионнан артык сарыксыер табыш алдылар. Шунын белән Хән хаканлыгы елганын көньягын кулга атып, ул җирдә Шо Фан шәһәрен сатдырды. Борынгы Чин хаканлыгы заманында Мен Тйән төзегән казьгазарны янадан төзәтте. Шулай итеп, Хванхе елгасы буйлап оборона корылган иде. Шангу вилаятенен кырыйдагы өязенең Тәвә Завйан дигән урын хуннарга калдырылды. Бу м.б. 127 ел (хакан Вуди солтанат дәвере Йвәншонын икенче елы) иде.Киләсе кышта Хун иленен Тәнрикоты Кун үлде. Кун Тәнрикотынын энесе Сул Кул кан Ечигсә үзен Тәнрикот дип игълан итеп, Кун Тәнрикутынын варисы Йутан өстенә һөжүм итеп, аны тар-мар иткән иде. Йутан Хән хаканлыгына качып килеп, ана буйсынды. Хән хаканлыгы Йутанны Шеән бәге итеп билгели. Ул берничә айдан сон үлеп китә. Ечигсә Тәнрикот тәхеткә утырган елнын жәендә хуннарнын ун мен атлы гаскәре Дәйжун вилаятенә басып кереп, Куш бәге Гун Йовны үтереп, 1000-нән артык кешене әсир итте. Көзен хуннар янә Йәнменгә барып кереп, 1000-нән артык кешене үтерде вә әсир азды. Икенче елны[128]
хуннар тагын Дәйжун, Диншйаң, Шанжун вилаятьләренен һәрберенә 30000 атлы гаскәр белән кереп, меңләгән кешене үтереп вә азып киттеләр. Хуннарнын Ун Туг каны Хән хаканлыгынын Хенәндәге (елганын көньягында) җирләрне тартып азганы вә Шо Фан шәһәрен сазганына үч итеп, чик җирләренә берничә мәртәбә һөжүм итеп тазаган. Янә Хванхе елгасының көньягына басып кереп, Шо Фан шәһәренә курку сазды. Күп түрәләрен вә хазкын үтерде вә әсир азды. Икенче елнын (м.б. 124 ел — хакан Вуди солтанат дәвере Йвәншонын бишенче елы) язында Вей Чин Чон сәнгунлеккә билгеләнеп, азты сәнгун вә 100000-нән артык атлы гаскәр белән Шо Фан, Гавчодан чыгып хуннарга һөжүм иткән иде. Ун Туг кан: „Хән гаскәрләре житеп килә азмады“, — дигән фараз белән аракы-шәраб эчеп, исереп яткан бер вакытта Хән гаскәрләре чиктән чыгып, алты-жиде йөз чакрым юл узып, төнлә Ун Туг канны камауга аза. Куркып киткән Ун Туг кан качып китте. Анын һәрвакыт янында булган атлы сугышчылары артыннан барган. Хән гаскәрләре Ун Туг канга буйсынган ир-ат һәм хатын-кызлардан 15000 кеше вә 10 кече ханнын әсиргә азды. Шул елнын көзендә хуннар 10000-нән артык атлы гаскәр белән Дәйҗунга бәреп кереп, Дәйжун вилаятенен Тутук бәге Жуйинне үтергән дә меннән артык кешене азып киткән иде.