Хәннән килгән нәрсәләр андагы матди байлыкның 2/10 өлешеннән артмый. Ләкин хәл менә шундый була казса, Хун иле ахырдан Хәнгә буйсынмыйча казмас. Без Хәннән азган киемнәрне киеп, урманлык эчендә йөрсәк, анын шунда ук тузылып киткәнлеген күрербез. Хәннән азган ефәк киемнәрнең үзебезнең тире киемнәр сыман нык түгеллеге күренер. Хәннән азган азыктөлек ташлансын. Менә бу нәрсәләрнең сөт-каймак кебек тәмле булмаганы күренер“, — диде. Шулай итеп, Жунхан Йу Тәнрикотнын тарафдарларын, хуннарнын хазкын, мазын жентекләп карап чыгып, хисаплап, сазым азуга өйрәтә иде.
Хән хаканлыгы Тәнрикотка 1 1/10 фут озынлыктагы такта кисәгенә язылган хат жибәрде. Хатта: „Хакан Хун иленен олуг Тәнрикотына ихтирам белән сәлам жибәрә“, — диелеп, аннан жибәрелгән бүләкләр, әйтелгән сүзләр язылган иде. Жунхан Йу Тәнрикоттан Хән хаканына жибәрелгән хатнын 1 2/10 фут озынлыктагы тактага язылуын, тамга вә тышлыгының зур, озын булуын тәкъдим итте. Хатта тәкәбберлек белән: „Күк-жирдән тудырылган, кояшай тарафыннан куелган Хун иленен олуг Тәнрикоты Хән хаканына ихтирам белән сәлам жибәрә“, — диелеп, шул мөнәсәбәттән жибәрелгән бүләкләр вә әйтелгән сүзләре язылган иде.
Хән илчеләренең кайберләре: „Хуннарда карт кешеләрне кимсетү гадәте бар икән“, — дигәч, Жунхан Йу Хән илчесенә: „Хән гадәтенчә, чикне саклау өчен хәрби частьләргә кереп, өйдән аерылганнарның карт туганнарына киемнен яхшысын, азыктөлекнен яхшысын бирдекме?“, — дип жавап биэде. Хән илчесе: „Дөрес“, — диде. Жунхан Йу: „Хуннарнын сугышны кәсеп иткәнлеге һәммәбезгә билгеле. Аларнын карт-зәгыйфьләре сугышка ярамагач, аларны саклау өчен ризыкның яхшысы саклаучыга бирелгән. Бу — үз-үзен саклау. Бу нәкъ ата-баланын бер-берсен асраганга охшый. Моны ничек хуннарнын картларны кимсетүе дип әйтергә кирәк?“, — диде. Хән илчесе: „Хуннарда бер киез өйдә ата-бала бергә тора. Атасы үлсә, углы — үги әнисен, абыйсы үлсә, энесе — абыйсының хатынын, энесе үлсә, абыйсы энесенен хатынын алганнар. Аларда зиннәтләнгән киемнәр булмады, урда да әдәп-кагыйдәләре булмады“, — дигән. Жунхан Йу: „Хуннарда гадәт шундый: кешеләр маз-туар итен ашап, сөтен эчеп, тиредән кием тегеп кия. Маз-туар су, чирәмгә мохтаж булганлыктан, хуннарга һәрвакыт күчеп йөрергә туры килә. Шул сәбәпле хуннар, житди хәл килеп чыкканда, һәммәсе атка атланып, жәядән атарга өйрәнгәннәр. Тыныч шартларда исә, һәммә кеше күңелле, тыныч көн үткәргәннәр. Хуннарда, кагыйдә буларак, бер илнен эше бер кешенен эшенә тин була. Хуннарда атасы үлсә, углы — үги әнисен алган, абыйсы үлсә, анын хатынын энесе, энесе үлсә, анын хатынын абыйсы өйләнү гадәтенә килсәк, алар нәселнен өзелүеннән курыкканнар. Димәк, хуннарда гадәт-кагыйдәләр, гәрчә тәртипсез булса да, ләкин котылгысыз хәлдә дә нәсәпләрен саклап калганнар. Хәзер Хән хаканлыгы, бер караганда, кагыйдәле булып, бала — үги әнисен, абый жингәсен хатынлыкка алмаганга, карендәшләр тора-бара бер-береннән бүленеп, ераклашып, үзара сугышып тора. Ахырдан, нәсәп тә үзгәреп китә, һәммәсенең эшләү кагыйдәсе шул. Әдәп-инсаф бозучыны үтереп, югары белән түбән катлаулар үзара ызгышып, тазашып беттеләр. Шул арада өй-төзелмә, патша пулатларының нык, чыдам булуы кешенен көч-гайрәтен бетерде. Крестьян хазкы, азык вә кием булдыру юлында көч сарыф итеп, жир сөрде вә иген үстерде. Үзенә шәһәр-казьгазар салып, шулар эчендә яшәде. Димәк, бу хазык, житди хәл килеп чыкса, орышка ярамаган, тыныч вакытта исә эш белән мәшгуль булган. Жир өй эчендә яшәүчеләрнең хәле начар! Артык сөйләүнең ни кирәге бар? Матур сөйләшсәләр, матур киенеп көязләнсәләр дә, матур кием нәрсәгә яраган?“, — диде. Шуннан сон Хән илчеләре бәхәсләшмәкче булсалар да, Жунхан Йу: „Хән илчеләре! Артык күп сөйләшмәгез! Хән хаканлыгынын хуннарга жибәргән ефәк, дөге, аракы эчемлегенең микъдары күп, сыйфаты югары булса, нигә артык сөйләшергә. Жибәргән нәрсәләр житәрлек, әйбәт булса, шуннан канәгатьбез! Житәрлек, яхшы булмаса, көзен атлы гаскәрләрне жибәреп, кырларыгызны таптатырбыз“, — дигән. Икенче яктан, Жунхан Йу файда-зыян хакында Тәнрикотка кичә-көндез сөйли иде.