Батур Ун Туг кан, Сул Туг кан, Ун Кол кан, Сул Кол кан, Ун олы гаскәр башлыгы[93]
, Сул ачы гаскәр башлыгы, Ун олы Тутук бәк[94], Сул ачы Тутук бәк, Ун ачы Тутун бәге[95], Сул олы Тутун бәге, Ун Кут бәге[96], Сул Кут бәге оештырды. Хуннар атаклы фикер иясен „Туг“ дип атаганнар. Шунын өчен, гадәттә, Сул Туг канчыкка хан тәгин билгеләнер иде. Ун-Сул Туг каннардан сәнгуннәргә кадәр олылырда 10000, кечеләрдә берничә мен жайдак булып, гомумән, 24 башлык булган. Бу гаскәрләр „түмән жайдак“[97] дип атала иде. Олуг түрәләр нәселдән-нәселгә килгәннәр. Койан[98], Лан[99] ырулары, аннан качса, Шубо[100] ыруы югары дәрәжәле өч ыру санача иде. Сул канат каннар көнчыгышка урынчашкан булып, Шаңгу вилаятенен каршысына туры килгән иде. Көнчыгышта Хуйхе[101], Чавшйәннәр белән тоташкан. Ун канат каннар көнбатыш тарафка урынлашкан булып, Шанжун вилаяте каршысында булыр иде. Көнбатыштагы чиге Йавчи, Ди, Чйаннарга тоташып, Тәнрикотнын урдасы исә Дәйжун, Йунжун вилаятьләренә каршы урынлашкан иде. Ханнарның җирләре аерым булып, алар үлән-чирәм, су артыннан күчеп йөриләр иде. Ләкин ханнар арасында Ун Туг кан, Сул Туг кан, Ун Кол кан, Сул Кол каннар өязләре көчле булган. Ун-Сул Кут бәкләре идарә итүдә ярдәм иткәннәр. 24 башлыкның һәркайсынын менбашы[102], йөзбашы, унбашы, кече кан[103], вәзир[104], гаскәр башы, Тутук бәк, Тутун бәк, Кутку бәк түрәләре булган.Һәр елны нәврүз аенда, хун башлыклары Тәнрикот урдасында җыелып, үлгәннәрне искә алу йоласын уздыралар иде. Бишенче айда Луңчен[105]
шәһәренә җыелып, үлгәннәрне искә алып, ата-бабалар, күкҗир, рухларга атап дога кылалар иде. Көзен, атлар симергәч, Дәймингә (гыйбадәт урманы) җыелганнар. Биредә адәм, малнын хисабы алына иде. Хуннарнын кануны буенча кылыч (пычак) белән кешенен берәр җирен яраландыручыга үлем җәзасы бирелгән, мал-мөлкәт урлаучыларның өйҗиһазы, милке конфискацияләнгән. Җинаять итүчеләрнең җинаяте кечкенә булса — бите киселгән, зур булса — үлем җәзасы бирелгән. Әсирлек җәзасы ун көннән артмаган, бөтен илдә әсирлеккә алынганнар берничә кеше була иде. Тәнрикот һәр таңда лагереннан чыгып, кояшка карап табынган, кич белән айга табынган. Хуннар утырган вакытта сул якка, йөзләрен төньякка каратып утырганнар. Бурҗнын бишенче ханәсе белән мүчәлнен алтынчы ханәсе берләшкән көн хуннарда хәерле көн санала иде. Хуннар үлгәнне күмгәндә, ике катлы, эче-тышы ясалган табут әзерләп, ана мәетне аттын-көмеш, кием белән бергә сатганнар. Ал арда гүр өстенә агач утырту, матәм киеме кию гадәте юк иде. Үлгән кеше белән бергә анын якын хезмәтчеләре, кече хатыны күмелгән. Монда барлык күмелгәннәр саны уннан артык яки 100 кешегә җитә иде. Хуннар йолдыз вә айга карап эш атып баратар иде. Ай тулганда, сугышка чыкканнар, ай кимегән вакытта, сугыштан киткәннәр. Дошманның берәрсен үтерүчене яки әсир итеп атучыны бер касә шәраб белән бүләклиләр иде. Атынган ганимәт күрсәткән хезмәткә карап бирелгән. Әсир атган адәмнәрне буйсындырганнар. Димәк, хуннар сугышканда, һәммә үз мәнфәгатьләре өчен көрәшә иде. Атар дошманны атдап, чолганышка атып, бетерүгә оста булып, дошманны күргән саен җәя атканнар. Унышсызлыкка очрап, җинелеп калганда исә, шунда ук бүленеп, тиз генә качып киткәннәр. Сугышта үлгәннәрне алып кайтучылар үлгән кешенен бөтен матмөлкәтенә хуҗа була иде.Батур атга таба төньякта Хунйу[106]
, Чуше[107], Диңтин[108], Кыргыз (Хакас)[109], Шинли[110] илләрен буйсындырган вә шунын белән Хун иленен барлык атаклы кешеләре, олуг түрәләре Батур Тәнрикотка буйсынып, аны үзләренә „Туг“ иткәннәр иде.