Киләсе елны (м.б. 176нчы ел) Тәнрикот Хән хаканына: „Хун иленен Тәнре куйган олуг Тәнрикоты ихтирам белән сәлам жибәрә. Элек хакан татулашуны тәкъдим иткән иде, бу хаттагы фикерләргә ризалашсаң, бергә шатланырбыз. Хән хаканлыгынын чигендәге түрәсе Ун Туг канны хурлаган, Ун Туг кан мин Тәнрикотка үтенмичә, илбәк Нәнчи кинәше буенча, Хән хаканлыгынын түрәсе белән талашкан. Ике хөкемдарның килешүенә каршы килеп, карендәшләрчә туганлыгыбызны бозган. Хакан кабат-кабат хат аркылы безне гаеачәделәр. Илче аркылы җавапны бирдем. Илчебез кайтмады, Хән хаканлыгы үз илчесен җибәрмәде. Шул исәптән, Хән хаканлыгы безгә ачуланган иде. Күрше илләр үзара берләшмичә калды. Кече түрәнең килешүне бозганлыгы өчен, Ун Туг канны жәз&чап, аны көнбатышка Йавчиларга каршы сугышка жибәрдем, Тәнренен мәрхәмәте белән түрә-бәкләрнен исәнлеге, атларнын тазалыгы белән Йавчилар тар-мар ителде, кырып ташланды. Калганнары әсир ителде. Роран[112]
, Уйсун[113], Огуз[114] вә алар тирәсендәге 26 ил тынычландырылды. һәммәсе хуннарга буйсынды. Барлык жәя тоткан халык бер гаилә булып оешты. Төньяктагы җирләр тынычланды. Хәзер сугышны туктатып, гаскәрләргә ял бирү, атларны карау ниятендә мин. Үткән эшләрне төзәтеп, иске килешүне яңартсак, чиктәге халыкка ял бирсәк, борынгы заманаларда кебек үсмерләр үсеп картлыкка житсен, картлар үз урыннарында тыныч ятсын, буыннан-буынга тыныч, бәхетле яшик димен. Хаканнын теләген белмәгәнгә күрә, кече ишек агасы Шихурчан[115] аркылы хат жибәрдем. Бер баш дөя, ике баш менге ат, сигез арба өчен ат бүләк иттем, кабул итәрсез. Хакан жәнапләре хуннарнын чиккә якынлашуын теләмәсә, ул очракта халыкка, түрәләргә чиктән читкәрәк күчү турында ярлык бирелер. Илче һәрвакыт кайтарылыр“, — дип хат язган иде. Илче алтынчы айнын урталарында Шинваңга[116] жигге. Хат алу белән Хән хаканы сугышу яки татулашу турында вәзирләреннән киңәш сораган. Вәзирләр һәммәсе: „Тәнрикот әле генә Йавчиларны тар-мар иткән, жинү өстенә жинү өстәлде. Сугышып жинә алмабыз. Шунын өстенә хуннарнын жире сазлык, тозлак, аны алсаң да, урынлашырга уңайсыз. Тынычлык яхшырак“, — дигәннәр. Хән хаканы бу кинәшне кабул итә.М.б. 174 елны (хакан Венди солтанат дәверенең алтынчы елы) Хән хаканы хуннарга хат жибәреп: „Хун иленен олуг Тәнрикотына хакан ихтирам белән сәлам җибәрә. Кече ишек агасы Шихурчан китергән хатта: Ун Туг кан Тәнрикотка белгертмичә, илбәк Нәнчи кинәше буенча, ике хөкемдарның килешүенә каршы килеп, карендәшләрчә туганлыгыбызны бозгач, шуна Хән хаканлыгы ачуланган. Күрше илләр үзара берләшә алмаган булып калган. Кече түрәнен килешүне бозганы өчен, Ун Туг канны җәзалап, аны көнбатышка Йавчилар өстенә сугышка жибәрдем. Йавчилар бөтенләй тар-мар ителгән. Теләгем исә, сугышны бетереп, гаскәргә ял бирү, атларны караудан гыйбарәт. Үткән эшләрне төзәтеп, иске килешүне яңартсак, чик халкы тынычлыкка ирешеп, балалар үссен, картлар үз урыннарында тынычлыкта ятсын, буыннанбуынга тыныч, рәхәт яшәсәк иде, диелгән. Мин мона бик шатланамын. Борынгы акыллы хөкемдарларның теләге шул булган. Хән хаканлыгы Хун иле белән карендәшлек килешүе төзеде. Шул мөнәсәбәттән Тәнрикотка күп бүләкләр жибәрәм. Чынлыкта, килешүгә каршы килеп, карендәшлекне бозучылар һәрвакыт Хун иле тарафыннан булып килделәр. Ләкин Ун Туг кан вакыйгасы — үтеп киткән эш. Тәнрикот, аны артык гаепләмә. Әмма Тәнрикотнын нияте хаттагыча булса, түрәләргә килешүгә каршы килмәскә вә хаттагыча эш итәргә боерсын. Илче: „Тәнрикот илләр өстенә үзе гаскәр ачып барып, сугышып жинүгә ирешкән. Сугыш авырлыгын тойган“, — диде. Уртанчы бәк Йи, сөрән сачучы бәк Жйән аркылы Тәнрикотка үзем кигән бер якачык патша парча тукыма, ефәк эчле кием, бер якачы камзол, ике якачы, эче-тышы ефәк кием, бер тарак, бер ачтын билбау, бер пар ачтын төймә, ун кисәк парча, 30 кисәк ефәк тукыма, 40 кисәк кызыл, күк ефәк тукымачар бүләк итәм“, — дигән иде.
Шуннан сон озак үтмичә Батур вафат булды. Углы Кайук (Киук)[117]
тәхеткә утырды. Ул ага Тәнрикот дип атача иде.Ага Тәнрикот Кайук тәхеткә утыру белән хакан Венди янә хан нәселеннән булган бер ханәкәне (Кунчуйны) Тәнрикотка аччи итеп җибәрә. Ханәкәнең хәлен барып белер өчен Йән бәклегеннән булган Җүнхан Йу[118]
билгеләнгән булса да, Жунхан Йу барырга теләмәгәч, хакан аны мәжбүр иткән иде. Жунхан Йу: „Мин барырга булсам, Хәнгә бәла буламын“, — дигән. Жунхан Йу Хун иленә житеп, Тәнрикот янына китте, Тәнрикот аны бик яхшы каршы алды.Башта хуннарга Хән хаканлыгы жибәргән ефәкләр, азык-төлек охшаган иде. Жунхан Йу: „Хун иленен халкы Хәннен бер вилаятенә житмәсә дә, азар Хәнгә таянмыйча, ашау-эчү, кием-сазым ягыннан мөстәкыйль булганга кодрәтле. Хәзер исә, Тәнрикот, гореф-гадәтне үзгәртеп, Хәннән килгән нәрсәләргә кызыксынгансыз.