Дүрт ел үткәннән сон ага Тәнрикот Кайук үлде. Анын урынына углы Кун миладидан борынгы 161нче елны Тәнрикот булды. Хакан Венди хуннар белән дус иде, бу вакытта Жунхан Йу янадан ышанычка керде.
Кун Тәнрикот тәхеткә утырган елны, хуннар янә дуслык мөнәсәбәтен бозып, Йунжун, Шанжун в ил аятьләренә махсус 30000 атлы гаскәр белән бәреп кереп, сугышып, талап чыгып киткәннәр иде. Бу мөнәсәбәт белән Хән хаканлыгы Бейди, Дәйҗуннын Говжу, Жав бәклеге жире Фейхуковларга аерым-аерым хәлдә гаскәр белән өч сәнгун җибәрде. Чик буйларына да гаскәр җибәреп, хуннарнын һөҗүмнәренә каршы ныклы оборона булдырды. Моннан башка, өч сәнгунне гаскәрләре белән аерым-аерым Чаньәннен көнбатышында Шилйу, Вешуй елгасының төньяктагы Жимен һәм дә Башакларга урынлаштырып, хуннардан сакланды. Хун атлы гаскәриләре Дәйжундагы Говжунын чикләренә бәреп кергәч, билге утлары шунда ук Гәнчвән, Чаньәннәргә барып җиткән иде. Берничә ай үткәннән соң, Хән гаскәрләре чикләренә килеп житү белән, хуннар аннан еракка киттеләр. Хән гаскәрләре дә кайтып китте. Бер елдан артык вакыт үткәннән соң, хакан Венди үлеп (м.б. 156 ел), Җинди хакан булды. Жав бәге Лйусуй[123]
яшерен рәвештә хуннарга кеше җибәрде. Ву, Чу бәклекләре баш күтәрде вә, Жав бәклеге белән берлектә, чиктән бәреп керүне планлаштырган. Хән хаканлыгы Жав бәклеген камауга атып, тар-мар итте. Шунын белән хуннар туктап катды. Менә шуннан сон хакан Җинди хуннар белән булган дуслык мөнәсәбәтен янартып, базарларны ачып биргән иде. Хуннарга сәламбүләкләр җибәреп, борынгы килешү буенча ханәкә (Кунчуй) җибәрде. Гомумән, хакан Жинди заманында хуннар анда-монда чикләргә һөҗүм итеп, татап торган булсалар да, зур күләмдә чиктән бәреп керү вакыйгатары булмаган иде.Хән Вуди тәхеткә утыру белән, татулашу килешүен ныгытып, хуннар белән тыгыз мөнәсәбәттә булып, базарларны ачып биреп, юмартлык белән мөгамәлә итә иде. Хуннар илендә Тәнрикоттан атып түбәндәгеләргә кадәр һәммәсе Хәнгә гашыйк булып, Бөек Кытай диварының янына барып кайта торган булдылар.
Хән хаканлыгы Майи шәһәреннән булган Ние Йи исемле картны, тыелган матларны атып, хуннар белән сәүдә итәргә җибәргән иде. Ние Йи Тәнрикотка Майи шәһәрен сатып бирәм дип ялганлап, хун Тәнрикотын Майи шәһәренә жәлеп иткән. Ние Йи картка ышанган вә Майи шәһәренең байлыгына кызыккан Тәнрикот 100000 атлы гаскәри белән Вужов[124]
кальгасыннан басып керде. Хән хаканлыгы Майи шәһәренең янында 300000-нән артык гаскәрне яшергән иде. Бу гаскәргә баш Тәфтиш бәге Хән Әнго оборона гаскәренең сәнгуне була. Хән Әнгонын карамагындагы дүрт сәнгун Тәнрикотны көтеп яшеренеп ятканнар. Хән хаканлыгынын чигеннән китеп, Майи шәһәренә карап килгән Тәнрикот, Майига 100 чакрымнан артыграк калганда, бөтен даланы каплаган хисапсыз малларны күрде. Ләкин аларны көтүче чабаннары күренмәде. Гажәатәнгән Тәнрикот каравылханәгә һөжүм итте. Нәкъ шул вакытта Йәнменнен Күзәтчи бәге дошманны күреп, каравылханәгә яшеренгән. Тәнрикот Хән гаскәренең планын белгән Күзәтчи бәкне тотты вә аны үтермәкче булгач, күзәтчи бәк Хән гаскәрләренең яшеренеп яткан урынын Тәнрикотка әйтеп бирә. Курыккан Тәнрикот: „Миндә шундый шик бар иде“, — дип, гаскәрне кире җибәргән. Чиктән чыгып киткәч: „Тәнрегә рәхмәт! Күзәтчи бәкне кулга алганмын. Тәнре ана дөреслекне ирештерде“, — дигән. Тәнрикот Күзәтчи бәккә „Ходайбирде бәк“ дигән исем бирде. Хән гаскәрләре, Тәнрикот Майига килү белән һөжүм итмәкче булып көтеп яткан булсалар да, Тәнрикот килмәгәч, азар бернәрсәгә дә ирешә атмадылар. Хән сәнгуне Ван Хуй үз өлешләре белән Дәйҗун вилаятеннән чыгып, хуннарнын тәэминат, элемтә өлешләренә һөжүм итмәкче булса да, ләкин Тәнрикутнын кайтып киткәнлеген, анын гаскәренең зурлыгын ишетеп, һөжүм итәргә тәвәккәлләмәде. Хән Вуди: „Бу атанны, нигездә, Ван Хуй әзерләгән иде. Ләкин үзе һөжүм итмәде“, — дип, Ван Хуйны үлем жәзасына хөкем иткән. Шуннан сон дуслык мөнәсәбәтен өзгән хуннар, элемтә юлларын каплап, катьгатарга һөжүм итеп, чиккә бәреп кереп, талап тора иде. Ләкин хуннар ачкүз булып та, электән күчмә базарларга яхшы мөнәсәбәттә булганнар иде. Хән хаканлыгынын әйберләре ана ошый иде. Хән хаканлыгы хуннарга базар ясап биреп, азарны капкынга эләктерде.