Бу вакытта хакан, чикне күзәтү өчен 180000 атлы гаскәр белән Шофанга килеп, хәрби кодрәтен демонстраиияләгән иде. Шунын белән Тәнрикотны белгертер өчен Гожине жибәргән. Гожи Хун иленә килгәннән сон, Хун иленен каршы алучы бәге нәрсәгә килгәнлеген сораган, Гожи әдәп белән: „Тәнрикотны күреп, үз авызым белән әйтәм“, — дигән. Тәнрикот Гожине кабул итте. Гожи: „Көньяк Йо ханнын башы Хән хаканлыгы башкаласының төньяк капкасы алдына асып куелган. Тәнрикот жәнапләре Хән хаканлыгы гаскәрләре белән сугышам дисә дә, хаканыбыз гаскәрләрне турыдан-туры үзе житәкчелек итеп чиктә көтеп тора. Әгәр Тәнрикот жәнапләре сугыша алмамын дигән булса, шунда ук көньяктагы Хән хаканлыгына буйсынулары кирәк иде. Шундый ерак жирләргә качып, сусыз, үләнсез, төньякның буранлы далаларында яшеренеп йөрүнен нигә кирәге бар?“ — дигән. Сүз бетү белән, ачуланган Тәнрикот шунда ук каршы алучы бәкне үлемгә хөкем итте. Гожине кайтармыйча Байкалга жибәрде. Шуннан сон Тәнрикот Хән чигенә басып керүгә бөтенләй жөрьәт итмәде. Хәрби белемтәрбия биреп гаскәрне өйрәтер вә аучылык белән шөгыльләнер иде. Хән хаканлыгына берничә мәртәбә илче жибәреп, татлы сүаләр белән татулашуны сораган.
Хән хаканы хуннарны күзәтеп торырга Ван Ву житәкчелегендә кешеләрне жибәрде. Хуннарнын кагыйдәсе буенча, Хән илчеләре илчелек бунчугы, белән йөзне буямыйча Тәнрикот урдасына керә алмый иде. Ван Ву Бейди вилаятеннән булып, хуннарнын гадәтен яхшы белгәч, ул илчелек бунчугын ташлап, үзен буяп, Тәнрикот урдасына керде. Тәнрикот аны яхшы каршы алды. Матур гына сөйләшеп, Хән хаканлыгына хан текинне тоткын итеп җибәрүгә, Хән белән татулашуга ялганлап ризалашкан иде.
Хән хаканлыгы Хун иленә Йан Шинне илче итеп жибәрде. Бу вакытта Хән хаканлыгы шәрекътә Хуйхе[139]
, Чавшйән илләрен буйсындырып, ул җирләрдә вилаять оештырып, көнбатышта Жйучвән вилаятен корып, хуннар белән Чйанлар арасындагы элемтә юлын өзеп ташлады. Хән хаканлыгы янә көнбатышта Йавчи, Бактирийа илләре белән аралашып, Уйсун Кунбейигә ханәкә биреп, хуннарны көнбатыштагы берләшмәләрдән аерып алды. Шулай итеп, төньякка кинәеп, чикне Шәнлүгә[140] җиткерде. Хуннар дәшмәскә мәжбүр булалар. Шул елны Йабгу Жавсун үлде. Хән вәзирләре, бу исәптән Хун иле көчсезләнде, буйсындыру мөмкин дип уйлаган иде. Йан Шин көчле ихтыярлы адәм булса да, аксөяклеләрдән килеп чыккан түрәләрдән булганга, Тәнрикотнын илтифатына теләгәнчә ирешә алмаган иде. Тәнрикот хозурына чакырылган булса да, ләкин илчелек бунчугын калдырырга теләмәгәнгә, Тәнрикот аны чатырның тышкы ягында кабул итте. Йан Шин: „Тәнрикот жәнапләре, татулашуны теләсән, хан тәгинне Хән хаканлыгына тоткын итеп жибәр“, — дигән иде. Тәнрикот: „Бу иске килешүгә туры килми. Борынгы килешүләр буенча, Хән татулашу билгесе итеп һәрвакыт ханәкә жибәреп, ефәк, азыктөлек әйберләре белән тәэминләп тора иде. Шуңа күрә хуннар да чиккә һөҗүм итмәгән. Хәзер борынгы солыхларга каршы килеп, хан тәгинне тоткын итеп жибәрү мөмкин түгел“, — диде.Хуннар үз гадәте буенча, Хән илчесен күргәндә, илче аксөяк затыннан булмыйча, зыялылардан булса, тел остасы дип уйлап, ана бәхәсләшергә ирек бирмәгәннәр. Әгәр яшь булса, фидакарь дип исәпләп, анын рухи халәтен сындырганнар. Хән илчесе Хун иленә килсә, хуннар Хән илчесенә бүләкләр бирәләр иде. Хун илчесен Хән хаканлыгы тотып калса, хуннар да Хән илчесен тотып калалар иде. Тигез мөнәсәбәт булган. Йаң Шин кайтып килгәннән сон, Хән хаканлыгы Ван Вуны илче итеп жибәрде. Тәнрикот янәдән ялагайланып, татлы сүзләр сөйләп, Хән хаканлыгыннан күбрәк мал-байлык тартып алу теләгендә булды. Ул мәкерлек белән Ван Вуга: „Мин Хән хаканлыгына барып, хаканны күреп, карендәшлек килешүе төземәкчемен“, — дигән. Ван Ву кайтып, Хән хаканына белгертте. Хән хаканы Чаньәндә Тәнрикот өчен кунакханә салдырды. Хун Тәнрикоты: „Хән түрәләреннән берәрсе илче булып килмичә, мин чын сүземне әйтмимен“, — дип, үзенен түрәләреннән берен Хән хаканлыгына илче итеп жибәрде. Илче килгәч, авырып китте. Хән хаканлыгы аны дәвалап терелтмәкче булса да, бәхеткә каршы, ул үлде. Хән хаканлыгы Лучунгога 50000 чиреге хезмәт хакы билгесе булган тамганы астырып, гәүдәне Хун иленә илтү өчен, аны илче итеп жибәрде. Ул ничә мен цзинь алтын кыйммәтендә дәфен бүләге тәкъдим итте. Хуннар илчене „Хәннен аксөяклеләреннән икән“ дип карадылар. Тәнрикот: „Хән хаканлыгы минем кадерле илчемне үтергән“, — дип, Лучунгоны тотып калды. Тәнрикутнын Ван Вуга әйткән сүзләре ялган булып, анын Хән хаканлыгына бару вә хан тәгинне Хән хаканлыгында тоткын итү нияте юк иде. Шулай итеп, хуннар берничә мәртәбә сугышчы өлешләрне җибәреп, чиккә һөжүм иттеләр. Хән хаканлыгы Гочанны хуннарны юк итү өченгә сәнгунлеккә билгеләп, Жойе түрәсе Жавпонуны Шофаннын көнчыгышына урынлаштырып, хуннардан сакланды. Лучунго Хун илендә өч ел тоткында торганнан соң, Тәнрикот үлде.