Суйдику Тәнрикот тәхеткә утыру белән, хунга буйсынмаган хән илчеләрен барысын да кайтара. Лучунго әнә шул вакытта кайтып килгән иде. Тәнрикот башта тәхеткә утырганда Хән хаканлыгы һөжүм итәр дип уйлый иде. Шуңа үзенчә: „Мин бала булып, Хән хаканы ата булгач, аны үпкәләтергә ярамас“, — дип уйлады. Хән хаканы хезмәтчеләр башлыгы Сувуны[147]
күп бүләк-сәламнар белән Тәнрикотка жибәреп, үзенә чакырган иде. Тәнрикот тагын да горурланып, бик тәкәбберләнеп китеп, Хән хаканлыгынын көткән җиренә бармады. Икенче елны Жойе түрәсе Жавпону Хән хаканлыгына качып килде.Икенче елны Хән хаканлыгынын ярлыгы буенча Ерши сәнгуне Ли Гванли 30000 атлы гаскәр белән Җйучвәннән чыгып, Чилйән тавында Ун Туг кан белән сугышып, хун түрә—бәкләреннән 10000 кешене үтереп вә әсир алып кайткан. Хуннар Ерши сәнгунне кат-кат чолгап алганга, сәнгун көчкә котылды. Хән гаскәрләре аннан алты-жиде чакрым булды. Хән хаканы Йинйу сәнгуне Гунсун Авны янадан чакырды. ГуңсунАв гаскәре Шихедән чыгып, көчле укчылар Тутук бәге Лубоде белән Жовшие[148]
тавында кушылды. Алар сугышта нәтижәгә ирешә атмады. Хән хаканы янә атлы гаскәрле Тутук бәге Ли Линне чакырды. Ли Лин жәяүле вә атлы 5000 гаскәрне җитәкчелек итеп, Жуйәннән чыгып, төньякка карап 1000 чакрымнан артык үткәндә, Тәнрикутка каршы чыгып сугышты. ЛиЛин 10000-нән артык кешене үтерде вә яралады. Ли Линнең корат, азык-төлеге бетеп, кайтмакчы булганда, хуннар аны камап атды. Ли Лин камаудан чыга атмагач, хуннарга буйсынды. Гаскәрләре тар-мар ителде. 400 кеше Хән хаканлыгына кире кайтты, Тәнрикут Ли Линне кадерләп, ана кызын биргән иде.Ике ел үткәннән сон[149]
, Ерши сәнгун җитәкчелегендә 600000 атлы, 100000 жәяүле гаскәр янадан походка җибәрелде. Ерши сәнгун Шо Фаннан юлга чыкты. Укчылар Тутук бәге Лубоде 10000-нән артык гаскәр белән Ерши сәнгунгә кушылдылар. Хәрәкәтчән гаскәрләр сәнгуне Хән Йо җәяүле, атлы булып 30000 кешелек гаскәр белән Вуйвәннән юлга чыкты. Йиңйу сәнгуне Гунсун Ав 10000 атлы, 30000 җәяүле гаскәр белән Йәнменнән чыкты. Моны күреп, хуннар арбаларын ерактагы Йову[150] елгасының төньягына күчергәннәр. Тәнрикот 100000 атлы гаскәр җитәкләп, елганың көньягында Ерши сәнгун белән сугышам дип көтеп торды. Ерши сәнгун Тәнрикот белән ун көн сугышканнан соң, гаскәре белән чигенде. Шул вакытта Ерши сәнгун „хатыны им-том итеп, хаканга зыян иткән“ дип гаепләнеп, туган-тумачанын бетерелгәнен ишетеп, үз өлешләре белән хуннарга буйсынган. Аның гаскәреннән көчкә бер-ике кеше Хән хаканлыгына кайтып китә алды. Хәрәкәтчән гаскәрләр сәнгуне Хән Йо бернинди нәтиҗәгә ирешә алмады. Йинйу сәнгуне Гунсун Ав, Сул Туг кан белән сугышып, унышсыпыкка очрап кайтып китте. Шулай хуннар белән сугышкан Хән гаскәрләре телгә алырлык бернинди нәтиҗәгә ирешә алмыйлар. Гаскәр башлыкларына хакан хозурына керү җинел булмады. Ерши сәнгуннен туган-тумачасы бетерелде дип, Ли Гванли сәнгуннең хуннарга буйсынуына сәбәпче булган Суй Дән хаканның ярлыгы белән кулга алынды.Тарихчыдан: „Чунчйу“ не язган Кун Зи (Муҗунны) Лу бәклегенең бәге Йингуң, Хвәнгун дәверләрен ачык-тәфсилле язып, Дингун, Әйгун дәверен исә өстен генә үтеп киткән иде. Шул вакыттагы эшләрне язганда, ана мәдхия укымастан, сак булган. Хуннар чынлыкта фикер йөртүче кешеләр, берәр дәрәҗә яки хаканның хөрмәтенә ирешүне максат иткән вә барлык чаралар белән хаканга ялагайланып, үзләренең фикерләрен хаканга күндерәләр иде. Шуның аркылы үзләренең уй-фикерләренә уңайлы шартлар тудырмакчы булганнар. Каршы якны да, үзенләрен дә анлый алмаганнар. Гаскәр башлыклары уртак Жунго җиренең зурлыгыннан горурланып, хакан зур эшләрне югарыдагыларнын фикере белән исәпләшеп башкарган. Шуна бөек хезмәт күрсәтә алмаган. Йав, гәрчә акыл иясе булса да, танылмады. Йу галәмне тынычландырган. Мөкаддәс хакимиятне чәчәк аттырырга дисәк, бердән-бер чара — вәзир-полководеиларны сайлап эшләтергә кирәк».
№ 5
«Цзинь-шу» о хуннах
Предлагаемый текст — это отрывок из 97-й главы китайской династийной истории «Цзинь-шу» (265–400 гг.), составленной Фан Цяо при Танской династии. Сведения о хуннах, заключенные здесь, хотя и невелики, но представляют несомненный интерес. Особо важно то обстоятельство, что текст «Цзинь-шу» почти не повторяет сведений предшествующих историков и дает свои оригинальные данные, например, о расселении хуннских племен в Китае, племенном составе «южных» хуннов и т. д. Текст впервые был введен в научный оборот в 1939 г. Вильямом Говерном. Первый перевод на русский язык был осуществлен в 1940 г. А.Н. Бернштамом при содействии Б.И. Панкратова (Советское востоковедение. 1940. № 3/4. с. 225–227). Свой вариант перевода несколько позднее выполнил Н.В. Кюнер (см., например: Кюнер Н.В. Китайские известия о народах Южной Сибири и Дальнего Востока. М., 1961. с. 319 и сл.). При публикации источника мы пользуемся изданием: Таскин В.С. Материалы по истории кочевых народов в Китае III–V вв. М., 1989. Вып. I. с. 150–153.