— Берничə кӨн кала Өйдəн Өйгə йӨреп, яшь киленнəрдəн чиккəн сӨлгелəр, бҮлəклəр Җыеп йӨрилəр. Сабан туе су буендагы болында була. Анда башта балалар, аннан соң Үсмерлəр кӨрəшə. Соңыннан чират иң кӨчлелəргə Җитə. Сабантуйның иң кӨчле батырына я сарык, я келəм, я мотоцикл бирəлəр.
— Ат чабышлары буламы?
— Була. Бик кҮңелле була.
— Капчык белəн бҮрəнə Өстендə дə сугышалармы?
— əйе.
— Кашыкка йомырка утыртып та йӨгерəлəрме?
— əйе. Сездə дə шулаймыни?
— əйе. Бездə əле колгага (столб) да менəлəр.
— Бездə дə шулай. Колга башында я əтəч, я итеклəр, я башка бер əйбер була.
— Җырлыйлармы?
— Җырлыйлар да, биилəр дə, гармун да уйныйлар.
— Сабантуйга кунаклар кайтамы?
— Бик кҮп кайталар. Бик ерак Җирлəрдəн кайталар. Алар читтə тальян моңына, халык кӨйлəренə, авыл ашларына сусап
— Синең Казан сабантуйларында булганың бармы?
— Бар. Лəкин авылныкы кҮбрəк ошый миңа.
— Миңа да.
1. — Миңа «Салават кҮпере» журналы кирəк иде.
— Бездə бетте шул. Икенче киоскыдан сорап карагыз.
— Рəхмəт.
2. — Син нинди газеталарга язылдың?
— «Ватаным Татарстан», «Татарстан яшьлəре», «Вечерняя Казань».
— Журналлар аласыңмы?
— əйе. Безгə «Казан утлары», «СӨембикə», «Идел» журналлары килə.
3. — Син кичəге «Ватаным Татарстан» гəзитен укыдыңмы?
— Юк əле. Нəрсə бар?
— Президентның бер бик кызыклы мəкалəсе басылган.
— Укырмын. əйтҮеңə рəхмəт.
4. — Татар теленең ҮзӨйрəткечен кайда саталар микəн?
— Бауман урамындагы китап кибетендə.
— Син алдыңмы?
— Алдым.
5. — Син кайсы шагыйрьлəрнең иҖатын яратасың?
— Миңа Габдулла Тукай, Сəгыйть Рəмиев, Дəрдемəнд, Һади Такташ, Муса Җəлил, Хəсəн Туфан, Сибгат Хəким шигырьлəре ошый.
— ə сиңа?
— Мин яшьрəк шагыйрьлəрне яратам.
— Кемнəрне?
— Р.Фəйзуллинны, Х.əюповны, Рəшит əхмəтҖановны, ЗӨлфəтне, М.ə»лəмовны.
— Синдə аларның китаплары бармы?
— Бар.
— Миңа да биреп торырсың əле.
— Ярый. Бирермен.
1. — Нигəдер башым авырта.
— Баш даруы биримме соң?
— Бармы?
— Бар.
— Бир əле. Су да бир.
— Мə.
— Рəхмəт сиңа.
2. — Ай! Кулым киселде!
— Кая, нəрсə бирим?
— Йод белəн мамык
— Менə. Хəзер каны туктар.
— Рəхмəт сиңа.
3. — Безнең апа больницада ята бит əле.
— Ни булган?
— Ашказаны
— КҮптəн ятамы?
— 2 атна инде.
— Хəле ничек соң?
— Бераз Җиңелəя инде.
4. — Миңа ютəл
— Хəзер.
— Рəхмəт сезгə.
5. — Иптəшегезгə операция ясадылармы?
— əйе. Кичə ясадылар.
— Хəле ничек?
— Бик Үк Җиңел тҮгел əле.
— Сезгə берəр ярдəм кирəкмиме?
— Юк, рəхмəт Сезгə.
6. — Мин быел бер дə авырмадым.
— Ничек алай?
— Кыш буе чаңгыда шудым, урамда кҮп ҖəяҮ йӨрдем, бассейнга йӨзəргə йӨрдем, кӨн саен зарядка ясадым.
— Вакытың кҮп булган икəн!