Транспорт. Почта. Телефон. Телеграф. Диалоги.
Отдых. Диалоги.
Печать. Диалоги.
Здоровье. Диалоги.
(Кырык сигезенче дəрес
)Этот урок мы посвятим диалогам на темы: «Транспорт», «Почта, телефон, телеграф», «Отдых», «Печать», «Здоровье».
1. — Гафу итегез, 5-нче трамвай кайда туктый?
— Бакча янында.
2. — Гафу итегез, трамвай билеты ничə сум?
— 2 сум.
3. — Гафу итегез, алдагы тукталышта тӨшəсезме?
— Нинди була?
— Ирек мəйданы.
— əйе, тӨшəбез.
4. — Гафу итегез, миңа берəр талон бирмəссезме?
— Рəхим итегез.
5. — Гафу итегез, 1 пачка талон ничə сум?
— 20 сум.
6. — Гафу итегез, бу ничəнче автобус иде?
— Илле алтынчы.
— Ай, Өлгермəдек.
7. — Гафу итегез, автовокзалга ничек барырга?
— 2-нче троллейбус белəн.
— ə ул кайда туктый?
— əбҖəлилов тукталышында.
— Озак барасымы?
— 9-нчы тукталышта тӨшегез. Сул якта автовокзал булыр.
— Рəхмəт Сезгə.
— Берни тҮгел.
1. — Кичə миңа əнидəн хат килде.
— Нəрсə яза?
— Тизрəк кайт, ди. Урманда Җилəк кҮп, ди.
— Кайтасыңмы соң?
— Ике кӨннəн.
2. — Сезнең адресыгыз нинди?
— Казан, Тукай урамы, 14 йорт, 2-нче квартира.
3. — Сез хат ташучымы?
— əйе.
— Миңа бҮген хат юкмы?
— Юк шул.
4. — Гафу итегез, почта кайда микəн?
— Бер квартал барасы бар.
5. — Телеграмма бланклары бирегез əле.
— Мəгез
— Рəхмəт.
6. — Сезгə телеграмма.
— Каян?
— МəскəҮдəн.
— Рəхмəт.
7. — Миңа 5 конверт бирегез əле.
— Мəгез. 10 сум бирегез.
— Рəхмəт.
8. — Миңа хат юкмы?
— Паспортыгызны бирегез.
— Мəгез.
— Хəзер карыйм. Бар. Хəтта ике.
— Рəхмəт Сезгə.
9. — Варшава белəн сӨйлəшергə заказ кабул итегез əле?
— Рəхим итегез.
1. — Син ничек ял итəсең?
— Укыйм, кинога, театрга йӨрим.
— ə син?
— Мин урманга барырга, Җилəк, гӨмбə Җыярга яратам.
2. — Син музыка яратасыңмы?
— Яратам.
— Ниндине?
— Халык кӨйлəрен. ə син?
— ə мин заманча музыка яратам.
3. — Су коенырга барабызмы?
— Кая?
— Зəңгəр кҮлгə.
— Анда ничек барырга?
— Автобус белəн.
— Озакмы?
— Бер сəгать.
— Ой-ой, озак икəн. əллə Казансуга гына тӨшəбезме?
— Аның суы бик əйбəт тҮгел шул.
4. — Алсу, Сезне иртəгə театрга чакырам. Барасызмы?
— Бик рəхəтлəнеп. ə нəрсə карыйбыз?
— Аяз ГыйлəҖевнең «Өч аршын Җир» исемле спектаклен.
— Ярый. Кайда очрашабыз?
— Театр каршында, Җиде туларга унбиш минут кала.
— Ярый, мин килермен.
— Рəхмəт, мин сине кӨтəрмен.
5. — Син спорт белəн шӨгыльлəнəсеңме?
— əйе, мин теннис уйнарга яратам. ə син?
— Мин баскетбол уйныйм.
— Ярышларда катнашасыңмы?
— əйе, безнең команда шəҺəрдə беренче урында.
6. — Бу команданың тренеры кем микəн?
— Гайнуллин Рəхим Булатович.
— Ул спорт мастерымы?
— əйе.
7. — Гафу итегез, уен кайчан башланды?
— Ун минут элек.
— Кем Җиңə?
— əле беркем дə Җиңми.
8. — Татарларда нинди милли спорт тӨрлəре бар?
— Иң яхшысы — татарча кӨрəш.
— Тагын?
— Ат чабышлары.
— Тагын?
— Мин бик Үк белеп Җиткермим шул.
9. — Сездə сабантуй ничек була?
— Бик кызыклы була.
— СӨйлə əле.