— Анда математика кҮбрəк укытыла. ə син кайда укыйсың?
— Мин татар гимназиясендə укыйм.
— Сиңа ошыймы?
— Бик ошый.
— Нинди фəннəрне яратасың?
— Татар телен, тарихны.
— Кемнəр укыта?
— Татар телен — МӨнирə апа, тарихны — Сабит ага укыта.
2. — БҮген ничə дəрес булды?
— Алты.
— Ничəле алдың?
— Бер бишле, ике дҮртле.
— Бишлесе — нинди дəрестə?
— Тарих дəресендə. ə син ничəле алдың?
— Ике бишле.
— Нəрсəдəн?
— Математикадан, физикадан.
3. — Сезнең мəктəп зурмы?
— Зур.
— КҮпме бала укый?
— 1200. ə сездə?
— 960.
— Кичəлəр буламы?
— Була.
— Син йӨрисеңме?
— əлбəттə.
4. — Син телчеме?
— Юк, мин тарихчы.
5. — Син укытучымы?
— əйе, мин укытучы.
— ə Сез кем?
— Мин экономист.
6. — Ул табибмы (врачмы)?
— Юк, ул врач тҮгел.
— Кем соң?
— Бухгалтер.
7. — Алар студентлармы?
— Белмим шул.
8. — Син кайда укыйсың?
— Педагогика университетында. ə син?
— Мин университетта.
— Кайсы факультетта?
— Филология факультетында. ə син?
— Мин геология факультетында.
9. — Мəктəпне тəмамлагач, син кая барасың?
— Институтка керергə уйлыйм.
— Кайсы институтка?
— Финанс-экономика институтына.
— Ник алай уйладың?
— Хəзер бит бар нəрсə экономикага бəйле.
— əйе шул. Мин чит теллəр факультетына керергə уйлыйм.
— Ул кайсы университетта?
— Педагогика университетында.
— Нинди тел Өйрəнəсең?
— Инглиз телен.
10. — Быел нинди имтиханнар тапшырасыз
— Тарих, чит тел, политология, политэкономия. ə сез?
— Без югары математика, политология бирəчəкбез.
— Куркасыңмы?
— Бераз куркам.
12. — Иртəгə безнең имтихан!
— Нинди фəннəн?
— Татар халык авыз иҖаты
— Авырмы?
— Юк, əллəни авыр тҮгел. Бик кызыклы фəн.
— Кем укыта?
— Марат Гафурович.
13. — Сезнең институтта ничə факультет бар?
— Биш.
— Ниндилəр?
— Тарих, филология, математика, табигать белеме, чит теллəр факультетлары. ə син кайда укыйсың?
— Университетта.
— Сездə нинди факультетлар бар?
— Юридик, биология, геология, экология, механика-математика, физика, химия, исəплəҮ математикасы Һəм кибернетика, филология, журналистика, тарих, татар филологиясе, тарихы Һəм шəрык теллəре факультетлары бар.
14. — Исəнмесез!
— Исəнмесез!
— Миңа деканны кҮрергə кирəк иде.
— Ул сəгать 11 дə була. КӨтегез.
15. — Ярыймы? Исəнмесез!
— Исəнмесез!
— Данияр Галимович, сез чакырдыгызмы?
— əйе. Сезнең чит телдəн имтиханыгыз тапшырылмаган.
— əйе шул, мин ул вакытта авырган идем.
— Белешмəгез (справкагыз) бармы соң?
— Бар. Менə.
— Ярый, мин сезгə рӨхсəт кəгазе бирермен.
16. — Сез нинди теллəр белəсез?
— Рус телен, инглиз телен.
— ə татарча яхшы белəсезме?
— Бик Үк яхшы тҮгел шул. Бəлəкəй чакта минем белəн кҮбрəк русча сӨйлəшкəннəр. Балалар бакчасында да русча гына сөйлə тем. Хəзер менə ныклап Өйрəнəм. ə сез нинди теллəр белəсез?
— Мин русча, немецчə, фарсыча сӨйлəшə белəм.
— Фарсы телен каян белəсез?