(8) Киек-җанвар ашап, куян белән тукланып яшәр идек. Халык бугазы (тамагы) тук иде. Тирә-ягыбыздагы дошман ерткыч кошка тиң иде. Без алар өчен үләксә идек. Шулай яшәгәндә, угызлардан көрүг[301]
килде.(8) Käjik jijü, tabysγan jijü, olurur ärtimiz. Budun boγzy toq ärti, jaγymyz tägirä učuq täg ärti, biz šäg ärtimiz. Anča olurur ärikli, Qγuzdantan körüg kälti.
(9) Көрүг сүзе түбәндәгечә иде: «Тугыз угыз халкы каганлы булды дип сөйлиләр. Табгач иленә Куны Сәңүнне илче итеп җибәрделәр, Кытанга Тоңра Сәмиг китте. Аларның сүзләре шундый иде: төркиләр аз санлы
(9) Körüg saby antaγ: Toguz oγuz budun üzä qaγan oiurtu, tir, Tabγačγaru Quny säᶇünüg ydmys2
Qytañγaru Toᶇra sämig ydmys2 sab anča ydmys2: azqyña türk budun(10) булып яши иделәр. Хәзер аларның каганы бик көчле, айгучысы[302]
бик белемле икән. Ул ике кеше булганда, сине, Табгачны үтерәчәк, дип әйтәләр. Аннан соң Кытаннарны үтерәчәк, дип әйтәләр. Без, угызларны(10) joryjur ärmis, qaγany alp ärmis, aǐγučya2
y bilgä ärmis. Ol äki kisi bar ärsär, sini Tabγačyγ olürtäči, tirmän, öᶇrä Qytañyγ ölürtäči, tirmän, bini Oγuzuγ(11) шулай ук үтерәчәкләр, дип әйтәм. Табгачлар, уң яктан һөҗүм итегез. Кытан — көнчыгыштан, мин — төньяктан һөҗүм итик. Төрки сир җирендә хуҗа булмасын. Көчебез җиткәнчә, хуҗаларны кiк итик дип әйтәм».
(11) ölürtäči ök, timän. Tabγač bäridänjän täg! Qytañ öᶇdänjän täg! Bän jyrdantajan tägäjin! Türk sir budun järintä idi jorymazun! Usar, idi joqqysalym! —
(12) Бу сүзне ишетеп, төн йокым качты, көндез тыныч утыра алмадым. Аннан соң каганымнан үтендем, шулай үтендем: «Табгач, Угыз, Кытан — бу өчәү камап алса,
(12) tirmän. Ol s2
abyγ äsidip, tün udys2yqym kälmädi, küntüz olursyqym kälmädi. Anta ötrü qaγanyma ötüntüm, anča ötüntüm. Tabγač, Oγuz, Qytañ, bu üčägü gabysyr,(13) без бер үзебез калачакбыз. Нечкәне бергә туплау җиңел, нечкәне аерым өзгәләү — шулай ук җиңел, әгәр нечкәне бергә туплап, калын ясый алса, ул батырга әйләнә. Нечкә
(13) qaltačy biz öz iči tasyn tutmes2
täg biz. Juǐqa äriklig toplaγaly učuz ärmis, jinčgä äriklig üzgäli učuz, juǐqa qalyn bols2ar, toplaγaluq alp ärmis, jinčgä(14) Калын, кiан булса, аны өзгәләү бик авыр (берләшсәләр, җиңәргә авыр булачак). Алда, көнчыгышка — Кытанга; уңда, көньякка — Табгачка, сулда — төньякка — Угызга, Көнбатышка — Куранга өч мең гаскәребез белән беренче үзебез яу белән барыйк. Шулай була аламы?» Шулай итеп үтендем.
(14) joγan bolsar, üzgülük alp ärmis. Öᶇrä Qytañda, bärijä Tabγačda, quruja qurdanta, jyraja Oγuzda, äki üč biᶇ sümüz, kältäčimiz, bar mu nä? Anča ötüntüm.
(15) Каганым минем, билгә Төньюкукның, үтенечен тыңлады. «Җаның теләгәнчә, гаскәр белән чыгыйк», — диде. Көк Өңүн[303]
елгасын кичеп чыгып, Өтүкән ешлыгына кiл тоттык. Сыерлар, йөк төягән дөяләр белән угыз гаскәре килде.(15) Qaγanym, bän özüm blgä Toñuquq ötüntük ötünčümin äsidü bärti. Köᶇlünčä uduz, — tidi. Kök Öᶇüg juγuru Ötükän jysγaru udyzt2
ym. Ingäk kölükin Toγlada Oγuz kälti.(16) Сугышчылары өч мең иде. Без ике мең идек. Сугыштык. Тәңре ярлыкаганы өчен җиңдек. КIлда шулай ук күп үлделәр. Шулай итеп, угызлар җиңелде.
(16) Süsi alty (R) (Thomsen: üč) byᶇ ärmis, biz äki byᶇ, ärtimiz. Süᶇüsdimiz, täᶇri jarylqady… jañduq jolta jämä ölti kük. Anta ötrü Oγuz qopyn2
kälti(17) Төрки халыкны Өтүкән җиренә алып килдем. Мин үзем билгә Төньюкукның Өтүкән җирен яшәү урыны итеп сайлаганымны ишетеп, көньякта, төньякта, көнчыгышта, көнбатышта яшәүче халыклар күченеп килде.
(17) kälürtim ök (?) Türk budunuγ Ötükän järkä, ban özüm bilgä Toñuquq Ötükän järig qonmys2
, täjin, äsidip bärijäki budun, quryjaqy, jyrjaqy, öᶇräki budun kälti.(18) Ике мең идек, ике гаскәребез бар иде. Төрки халкы яшәгәндә, Төрки каганы булганда, әле Шантуң[304]
шәһәренә, диңгезгә кадәр җиткәнебез кiк иде. Каганымнан үтенеп, шуларны сөйләдем.(18) Äki byᶇ ärtimiz, biz äki sü bolty. Türk budun olurγaly, Türk qgγan olurγaly, Santuᶇ balyq(q)а taluǐ ügüzkä tägmis jop ärmis, qaγanyma ötünüp, sülätdim.
(19) Шантуң шәһәренә, диңгезгә барып җиттек. Егерме өч шәһәрләрен яулап алдык. Усын-Бунтату[305]
йортында яшәү урыны таптык. Табгач каган дошманыбыз иде. Ун ук каганы дошманыбыз иде.(19) Santuᶇ balyq(q)а, taluǐ ügüzkä tägürtüm, üč otuz balyq s2
ydy. Us2yn buntatu j2urtda jatu qalur ärti. Tabγač qaγan jaγymyz ärti, on oq qaγan jaγymyz ärti,(20) Көчле кыргыз каганы безгә иң каршы дошманнардан иде. Өч каган киңәштеләр. Алтун ешлыгын камап алыйк, дип. Шундый фикергә килделәр, алдан төрки каганлыгын яулап алыйк, диделәр. Үзебез яулап алмасак, ул вакыт безгә начар булачак, ул безне…
(20) art(uqy Qyrqyz) küč (lig qaγan jaγymyz) bolty. Ol üč qaγan ögläsip: Altuun jys üzä qabys2
alym timis, anča öglösmis, öᶇrä Türk qaγanγaru sülälim, timis, aᶇaru aülämäsär, qač näᶇ, ärsär, ol bizni, —(21) Каганы алып икән, киңәшчесе белемле, зирәк икән, әгәр шулай икән, алар безне, мөгаен, үтерәчәкләр. Өчебез камап алып сугышыйк, аны кiкка чыгарыйк, бетерик, диделәр. Түргәши каган: «Анда минем халкым булачак», — дип әйткән.